Җирле халыклар телләренең халыкара 10 еллыгын үткәрүгә багышланган чаралар дәвам итә

Республикада 2022–2032 елларда җирле халыклар телләренең халыкара 10 еллыгын үткәрүгә багышланган чараларны тормышка ашыру дәвам итә. Быел ниләр башкарылган һәм алга таба нәрсә эшләргә җыеналар?

– Бу теманы күтәрү бик урынлы. Без телләр турында һәрчак әйтеп һәм мохитен белеп торырга тиеш. Ун еллык планны гамәлгә ашыру дәвам итә. Инде күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә дә чыгарырга мөмкин. Ул – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителгән чара. Россия әлеге программаны беренчеләрдән булып кабул итте. Татарстан да алдынгылардан булып кушылды. Хәзерге вакытта шул программа нигезендә эшлибез, – диде Татарстан халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин матбугат очрашуында.

Ренат Вәлиуллин Татарстанда 175 милләт вәкиле яшәвен искә төшереп, Ассамблеяның телләрне саклау буенча башкарган эшләре турында сөйләде. «Тел дигән сүзне юкка гына әйтмәдем. Чөнки милләтне күтәрә һәм алып бара торган нәрсә – тел, – диде ул. – Быел беренче тапкыр туган телләрдән диктантлар үткәрдек. Аны республика уку йортларында белем алучы студентлар өчен дә оештырдык. Алар бездә 22 меңнән артык. 8–9 ноябрьдә үзебездә яшәгән халыкларның телләрендә диктант оештырдык. Якшәмбе мәктәпләрендә 24 телдә дәресләр уздырыла. Анда 550 укучы белем ала. Үзебездә яшәгән халыкларның милли бәйрәмнәрен уздырабыз. Безгә чуаш һәм керәшеннәрнең фольклор бәйрәмнәрен уздыру йөкләнде. Бу программа бик кирәк. Нәрсә эшләргә теләвебезне төгәл белеп башкарабыз».

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова исә мәктәпләрдә туган телләрне үстерү, саклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.

– Яңа мәгариф программалары булдыру һәм кертү буенча эшләр алып барыла. Бүген федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбияттан 86 дәреслек кертелде. Моннан тыш, августта өстәмә 36 басма сынау үткәрергә җибәрелде. 1 сентябрьдән мәктәпләрдә «Туган як тарихы» укытыла башлады. Татарстан 32 төбәк арасында 5–7 сыйныфлар өчен дәреслекләр әзерләүдә катнашты. Басмага Россия Фәннәр академиясе уңай бәя бирде, – диде Алсу Шәрипова. – Быелның августында «Ана теле» онлайн мәктәбе яңартылды. Бүген анда 44 илдән, 77 төбәктән, 45 районнан 5 меңнән артык кеше татар телен өйрәнә. Октябрьдә якшәмбе мәктәпләре өчен фестиваль старт алды. 24 ноябрьдә Казанда Россия халыклары телләре буенча укучылар арасында тикшеренүләр конференциясе үтәчәк. Декабрь аенда чуаш, удмурт, мари, мордва телләреннән йомгаклау олимпиадасы узачак. Җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрүгә багышланган чаралар белән кызыксынучылар арта бара. Бу безне сөендерә.

Әлеге программаны тормышка ашыруда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының да өлеше зур. Директор Илгиз Халиков белдергәнчә, алар мәгариф оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен цифрлы технологияләрне куллану буенча методик тәкъдимнәр эшләү, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, «түгәрәк өстәл»ләр, экспедицияләр оештыру, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрне исемлеккә кертү кебек эшләр белән мәшгуль.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре