Шул ук вакытта фабрикадан сасы ис таралыр һәм табигатькә зыян килер, дип борчылучылар да бар. Татарстан Рәисе Хөкүмәткә бу хәлне тикшерергә һәм нәтиҗәләрне җиткерергә кушты. Белгечләрнең фикерен белештек.
Яңа төзеләчәк предприятиедә 600 мең баш бройлер чебие үстермәкче булалар. Әлеге мәйданчык Ленино-Кокушкино авылындагы «Ак Барс» кошчылык комплексы» җәмгыяте филиалына караячак. Анда хәзерге вакытта 1,5 млн баш бройлер үстерәләр. Ике мәйданчык арасы 10 чакрымны тәшкил итә.
Тик бу яңалыкны сөенеп каршы алмаучылар да бар. Питрәч һәм Лаеш районнары авылларында яшәүчеләр, экологик хәлнең начараюыннан куркып, төзелешкә каршы чыга. Алар киләчәктә фабрикадан сасы ис килеп торачак, дип борчыла. Шулай ук сулыклар һәм туфракка зыян киләчәк, дип шикләнә. Аларның сүзләренә караганда, «Ак Барс» агрохолдингы бу эшкә халык фикерен исәпкә алмыйча гына керешкән.
Кешеләр үзләренең мөнәсәбәтен төрле социаль челтәрләр аша җиткерә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрдәге постлары астына комментарийлар яза, «Халык контроле» системасына хат юллый. Социаль челтәрләрдә менә шундый фикерләр калдырганнар: «Авыллар янында кошчылык фабрикасын төзергә каршы!», «Яз көне ташу башлана. Фабриканың бар сасысы суга агып төшәчәк. Ә бит ул – саклана торган объект», «Белеп торыгыз: биредә бернинди чистарту корылмалары булмаячак. Агрохолдинг беркем белән исәпләшмичә, беркемгә әйтмичә, тавыш-тынсыз гына эшли бирә», «Халык бик борчыла! Без башкарма комитет вәкилләре белән очраштык, проблеманы хәл итүне сорадык. Без бернәрсә дә белмибез дип, җавап кайтардылар», «Безне ишетсеннәр иде, дип үтенәм. Түрәләр нәрсә булса да эшләргә тиеш. Без, кешеләр, чиста һава сулап яшәргә хокуклы. Шуны гына сорыйбыз».
Халык ризасызлыгы Рөстәм Миңнехановка да барып иреште. Татарстан Рәисенең матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә тикшерү үткәрергә һәм кошчылык фабрикасы тирәсендәге вазгыять турында хисап бирергә кушты. Бу хәлләр Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның да контролендә. Ул халыкның кошчылык фабрикасы төзелешенә карата булган моң-зарларыннан соң тикшерү нәтиҗәләре буенча хисап тотарга кушты. Татарстанның Тикшерү идарәсе процессуаль тикшерү оештырды.
Питрәч районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов журналистлар белән очрашкач, Колай авыл җирлегенең генераль планын 2021 елның февралендә эшләп төгәлләгәннәрен әйтте. Җирлеккә кергән барлык авылларда да шул елның 29 мартына кадәр тыңлаулар узган.
– Барлык материаллар да сайтларда урнаштырылды. 1 апрельдә район сессиясендә әлеге генераль план расланды. Һәм Росреестрга үзгәрешләр кертү эше башланды. Әлеге генераль планда 2040 елга кадәр тормышка ашырылачак эшләр дә күрсәтелгән иде. Шул исәптән кошчылык фабрикасы да, – диде Рамил Шәйхетдинов.
Аның сүзләренчә, моңа кадәр халыктан бер моң-зар да кермәгән. Кешеләр, фабриканы төзи башлагач кына, ризасызлыкларын белдергән.
– Очрашуларда һәр авылдан унбишләп кеше катнашты. Ул вакытта генераль план турында сөйләшкәндә, беркем бернәрсә әйтмәде. Күрәсең, кешеләр документлар белән кызыксына белми әле, күзгә күренә башлагач кына аңлау килә, – диде җитәкче.
«Ак Барс» кошчылык фабрикасы генераль директоры Сергей Андреев та әлеге хәлләргә карата үз сүзен әйтте. Аның фикеренчә, халыкка борчылыр өчен сәбәп юк.
– Без әлеге проектны 2021 елда кузгатып җибәргән идек, ләкин бераз чигереп торырга туры килде. Узган ел эшкә кабат тотындык. Эшләр өчен без заманча технологияне сайладык. Чебиләр читлекләрдә түгел, ә идәндә тәрбияләнә. Ягъни тәүлеклек чеби шунда ук идәнгә түшәлгән саламда яки йомычкада тора. Бу начар исләр мөмкин булганча азрак чыксын өчен эшләнә. Чебиләр астыннан алынган калдыклар исә махсус мәйданга алып чыгып эшкәртелә. Шуңа күрә алар туфракка да, табигатькә дә, сулыкларга да эләкмәячәк. Заманча мәйданда 3–6 ай торганнан соң, органик ашлама буларак кулланыла һәм авыллардан читтә урнашкан кырларга алып чыгыла. Без әлеге территориядәге экологиягә зыян салырлык бернинди дә куркыныч күрмибез, – диде Сергей Андреев.
Аның сүзләренчә, фабрикадан иң якын урнашкан авылга кадәр 500 метр ара бар. Хәзерге вакытта Ленино-Кокушкинода урнашкан фабрикада да шундый ук технология кулланыла. Һәм аның эшчәнлегенә карата халыктан ризасызлык юк.
– Әйе, яңа проект буенча безгә мөрәҗәгать итүчеләр булмаса да, канәгатьсезлек белдерүчеләр барлыгын беләбез. Без бүген бөтен җирдә дә барысын да аңлатырга, күрсәтергә, сөйләргә тырышабыз. Аралашуга ачык, беркая да качмыйбыз, закон бозмыйбыз, – диде Сергей Андреев. – Проектның файдасы зур булачак. Районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме артачак. Без бу мәйданда 10 мең тонна кош ите әзерләргә планлаштырабыз. Ел саен 50 млн сум салым түләнәчәк. Фабрикада 50–60 кешегә эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Гомумән алганда, безнең предприятие зур социаль ярдәм күрсәтә. СВОга киткән хезмәткәрләребез дә бар. Без аларга да, башка егетләргә дә гуманитар ярдәм күрсәтәбез.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева да булачак кош фабрикасының барлык санитар нормаларга туры килүен әйтте. Идарә яңа цех өчен санитар-саклау зонасы проектына санитар-эпидемиологик документ биргән.
– Мондый объектлар куркынычлылык буенча икенче класска карый. Алар өчен 500 метр норма булып санала. Тагаш авылындагы иң якын йорт объекттан 1150 метр ераклыкта урнашкан. Калган авыллар 1,5 мең метр ераклыкта, – дигән җитәкче KazanFirst басмасына.
Шулай ук Марина Прокофьева санитар-саклау зонасы проекты кысасында туфракның пычрануын бәяләү каралмаган, дип ачыклык кертте. Әмма проектта калдыкларны чистарту һәм саклау чаралары турында күрсәтелгән. Кошчылык фабрикасы территориясендә агып төшүче суларны җыю һәм эшкәртү өчен чистарту корылмалары, кош тизәкләрен җыю өчен саклагыч урнаштырылачак, ә биологик калдыклар вакытлыча рефрижераторда сакланачак һәм утильләштерү өчен махсуслаштырылган оешмага тапшырылачак. «Барлык чаралар да санитар таләпләргә җавап бирә, проект тулысынча куркынычсыз», – дип нәтиҗә ясады Марина Прокофьева.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез