Газетага язылу

Интернетсыз яшәү: «ВТ» журналисты элемтәсез тормышның өстенлекләрен барлады

«Уф, тагын тотмый!»

Интернетсыз яшәү: «ВТ» журналисты элемтәсез тормышның өстенлекләрен барлады
ru.pinterest.com

Телефонга МЧС хезмәтеннән килеп төшкән кисәтү хәбәрләре һәр гаиләдә диярлек балаларның, үсмерләрнең әнә шундый уфтану авазлары белән дәвам итәдер. Интернетсыз тормышка балалар гына түгел, үзебез дә ияләшмәгән бит хәзер. Әби-бабайлар да телефон тоткынына әйләнеп барган заманда интернетның тотмавы дөнья туктап калуга тиң. Язганнарың китми, балалар җавап бирми, килгән хәбәрләр йөкләнми, акча күчереп булмый, бик кирәк әйбереңне дә кереп таба алмыйсың! Тирән итеп сулыш алыгыз да унга кадәр санагыз... Тынычландыгызмы? Элемтәсез тормышның өстенлекләре дә күп. Онытылган гына. Үзегез хәтерләмәсәгез, башкаларның тәҗрибәсенә колак салыгыз. Ишелеп төшкән бушлыкны файдага әйләндерергә өйрәнәбез.

Урланган вакыт

Кызык өчен генә булса да, телефоныгыздагы «Экранное время» вакытына күз салыгыз әле. Дустыгыз дип санаган дошманыгыз көненә ничә сәгатегезне урлый икән? Үсмерләрдә бу күрсәткеч 5–6 сәгатькә дә җитәргә мөмкин. Көн саен гомерләренең күпме вакытын әрәм иткәннәрен аңламыйлар да бит! Әлбәттә, аларның хәзер укулары да, дәресләре дә, репетиторлары да, дуслык та, аралашу да телефон аша гына бара. Яшерен-батырын түгел, үзебезнең дә буш вакыт булдымы, кул телефонга үрелә, социаль челтәрләргә «ябышып» үтә. Язын юыласы тәрәзәләр дә онытыла, кышкы киемнәрне урнаштыру да кичектерелә, ашарга пешерәсе дә баштан чыгып оча. Вакытның узганын сизмисең дә!

– Бер көн генә булса да телефонсыз яшәргә хыялланам кайчак. Әмма элемтә бетүгә, борчылу хисе арта гына. Ул чакта балалар да өйдә булмаса, бигрәк тә борчыласың. Хәзер бөтен эш, расписание телефонга бәйле бит. Без бөтен әйберне контрольдә тотарга күнеккән. Элемтә бетсә, тормыш кулдан ычкына кебек, – ди Казанда яшәүче Гөлнара Вәлиева.

Үзебез өйрәттек. Шәһәрдә барасы җиргә навигаторсыз барып җитә дә алмабыз кебек хәзер. Балалардан да «чыктым», «юлда», «барып җиттем», «мин өйдә» ише хәбәрләргә ияләштек. Үз яшенә тиешле күп кенә җаваплылыкны, мөстәкыйльлекне әти-әниләр әле дә балага йөкләргә ашыкмый. Алар бездән башка өйгә дә кайтып җитә алмас кебек.

Эштә ишекне ябып чыгып китеп кенә эшеңнән дә котыла алмыйсың бит хәзер. Төнлә дә эзләп таба ул сине, рульдә барганда да борчый, тәүлек буе ияреп йөри. Әмма тормыш безне өйрәтте... Элемтәсез яшәргә күнегеп барабыз. Ни дисәң дә, мәҗбүри туктату артында бәрәкәте, файдасы да юк түгел.

Эзләгән табар

– Ноябрьдә, элемтә бетеп, 7 нче класста укучы улыбызны югалттык бит әле без. Шәһәрдән читтә урнашкан бистәдә яшибез. Көн саен бер маршрут буенча кайта торган улыбызны төшеп калырга тиешле тукталышта көтәм. Автобуска утыргач, билет алганын хәбәр иткән СМС килде, ә үзе тукталышта төшмәде. Икенче автобусны көтеп карадым, аннары эзләргә киттем. Соңгы тукталышка кадәр барып, тирә-якны машина белән ничә кат әйләнгәнмендер. Беркайда да юк. Берәр сәгать елый-елый арлы-бирле йөри торгач, караңгы төште. Өйгә кайтмасмы дип, инде бистәгә юл алдым. Шунда икенче яктан бер автобус килеп туктады да, аннан улым төште. Кочаклап еладым, – дип сөйли Биектау районында яшәүче Гүзәл Гомәрова. – Йоклап, тукталышны узып киткән. Соңгы тукталышта уятканнар да, автобустан чыгып киткән. Бу якларга күченгәнгә күп тә түгел иде әле. Таныш җир булмагач, адашкан. Йокы аралаш башы да буталгандыр. Кире шул ук автобуска кереп утырасы гына иде дә бит. Элемтә юк, шалтырата да, яза да алмый, дачалар территориясе башланган җирдән барган да барган. Йортлар күренә башлагач, очраган кешеләрдән үзенең кайда икәнлеген, кирәкле җиргә ничек барып җитәсен сорашып, автобус тукталышын табып, кире яктан әйләнеп кайтты шулай.

Шул хәлдән соң Гүзәлнең улы өйдәге компьютер аша карта буенча бөтен тирә-якны өйрәнеп, кайсы юллар кайда тоташканын, бер бистәдән икенчесенә ничек чыгып буласын карап, хәтерләп калырга тырышкан. Дөнья хәлен белеп булмый, дигәндер шул очрактан соң бераз үсеп тә киткән егет. Мәҗбүри килгәнме ул бу фикергә, үз теләге беләнме – нәтиҗәсе барыбер уңай.

– Кулына телефон тотып йоклап китәргә ияләшкән кызым аптыратты әле беркөн. Күптән укып бетерде инде, Казанда яши, эшли. Элемтә булмагач, китап укырга уйлаган. Китаплар арасыннан көндәлеге килеп чыккан. Шуны укып, миңа шалтырата. Кич буе йокларга ятканчы сөйләштек, хатирәләргә бирелдек. Шулкадәр рәхәт йокладым, дип, иртән дә шалтыратты. Вакыт юк, дип, атнага бер генә безнең хәлне белгән кызыбызны шул элемтәсез бер кич үзгәртте дә куйды. Ачылып китте, диимме соң... – дип, Балык Бистәсеннән Гөлсинә Закирова сөйли.

Минусның плюсы

Элемтәсез тормышны тагын кемнәр үз файдасына борган? Шәһәрдә кич утырулар яңарды дип бүлешә укучыларыбыз. Казанның Гагарин урамында яшәүче Рауза апа онытылган традицияләрне кире кайтарулары турында сөйли:

– Көндез кибеткә чыкканда күрше-тирә карчыкларны күреп, сөйләшеп керәм дә, кичкә таба һәммәбез телефонда хәзер. 80 яшьтә булсам да, оныгым өйрәткән иде, үземә кирәген карыйм. Зәхмәт инде ул, бер кереп китсәң, плитәдә ашың да ташый, ваннада суың да тулып агып чыга. Беткән хәтерне тагын да ныграк урлый бу интернет. Узган җәйдә үк бер көнне кич буе төрткәләдем дә, эшләмәгәч, аста яшәүче Нинаның ишеген шакыдым. Галияне дә дәштек. Подъезд төбенә чыгып утырдык шулай. Безнең тавышка башка күршеләр дә чыкты. Элеккеге кебек сөйләшеп, яшьләрне иләк аша уздырып, черки ашатып кердек. Көн саен булмаса да, атнага ике-өч көн очраша башладык. Интернет бармы, юкмы, инде барыбер.

Бертуктаусыз килеп торган мәгълүмат агымы баш миен киеренкелектә тота. Боҗрага эләккән тиен кебек әйләнәбез дә, интернетсыз калырга мәҗбүр булгач, күңелсезлеккә чумабыз. Әмма яңа идеяләр нәкъ менә шундый вакытта туа, ди белгечләр. Олылар китапка, кул эшләренә тотына, күбрәк очрашып аралаша башлыйлар. Балалар яңа уеннар уйлап чыгара, фантазиясен эшкә җигә. Бер сәгать элек кенә «миңа күңелсез» дип йөргән бала урындыклардан манара өеп тә куя.

Интернетсыз яшәүнең плюсларын санап китсәк, шактый җыела икән. Иртән күз ачуга, яңалыкларга кереп китмисез. Ни дисәк тә, яңалыклар шаукымы туктап торудан барыбер борчулар кими. Йоклар алдыннан күзләрегез телефон экранына төбәлмәгән икән, димәк, йокыгыз бермә-бер яхшырак булачак. Эндокринологлар күпме генә кисәтсә дә, йокыга 1 сәгать кала гаджеттан баш тарта алмаган идек бит. Теге урланган сәгатьләр яңадан үзебезгә кайта. Тәүлектә сәгать җитмәүдән зарланучылар, менә бит! Икенче шанс бирелгән икән, аны файдага кулланасы. Картадагы акчаның беразын салдырып куйсагыз да артыгы булмас. Кырыгалдарлар ашына да кара таракан булып төшәр барыбер элемтәнең тотрыксызлыгы. Эш арта анысы. Балалар белән күбрәк сөйләшергә, аларны күбрәк тыңларга туры килер, өстәл уеннары табылыр, газета-журналларга язылып куелыр, китапханә адресы искә төшәр... Исемлекне үзегез дәвам итегез! Чын тормыш әнә шунда иде бит ул. Искә төшерәсе генә бар.

Елена Бондаренко, «Татарстан җәмәгатьчелек фикере» фонды директоры урынбасары, социолог:

– Дөрес, интернет булмаганда кешеләр офлайн тормышка кайта. Ләкин алар моны үзләре теләп эшләми, мәҗбүри чара бу. Даими, тотрыклы интернет барлыкка килү мөмкинлеге булгач, алар яңадан аның йогынтысына эләгәчәк. Рилсларны карау дофамин бүлеп чыгара. Бу – яшьләрнең җиңел бирелә торган, күнегелгән ләззәте. Бернинди тырышлык та таләп итми ул. Шуңа күрә, һичшиксез, интернетка кире кайту булачак. Элемтә бетүгә кешедә борчу бетә дигәндә, кызганыч, тикшерүләр аның артуын күрсәтә. ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, соңгы елларда россиялеләрнең бәхет индексы кимегән. Илдә яшәүчеләрнең нибары 52 проценты гына хәзер үзен бәхетле хис итә. Халыкның тыюларга, шул исәптән интернетка бәйле чикләүләргә ризасызлыгы арта.

Көтү кайтып сыер савылгач, арканнан бозаулар алып кайтылгач, ашап-эчеп бакчага сулар сибелгәч, авылга эңгер-меңгер төшә. Шул вакытта, бер тын алырга дип, авыл кешесе капка төбенә чыга иде... Хәзер шулай эшләргә кем комачаулый? Бүген үк авыл чатына язып, берәр капка төбендә җыелышыгыз әле, яме! Чукынып китсен телефоны. Ни дисәң дә, ковид чоры чикләүләре белән чагыштырганда бу элемтәнең көйсезләнеп торуы нипачум безгә.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре