Әйтик, Россия Финанс министрлыгы бюджет үтәлеше турындагы мәгълүматны игълан итүдән туктады дигән хәбәр яхшымы, начармы? Начар, әлбәттә, илнең мөһим бер министрлыгы бюджет кризисының куркыныч дәрәҗәгә якынлашуын шул рәвешле таный. Росстатның беренче кварталда эчке тулай продукт 0,2 процентка кимеде дигән яңалыгын да яхшы дип санап булмый. 0,2 процентлык үсеш игълан ителсә дә, яхшы яңалык дип атарга ярамас иде.
Россиядән читтәге яңалыклар да безнең файдага түгел. Дөньядагы иң эре кибетләр челтәре Costco барлык илләрдә дә халыкның кыйммәтле сыер ите урынына арзанлы тавык ите һәм башка очсыз продуктлар сатып алуга күчүен хәбәр итә. Бу 2007 елдан бирле күзәтелмәгән икътисадый стресс билгесе дигән нәтиҗә ясый. Россия өчен бик начар нәтиҗә бу, чөнки глобаль кризис Россиягә санкцияләргә караганда күбрәк зыян салачак. Санкцияләр дигәннән, Трамп Һиндстанга Россия нефтен сатып алган өчен 25 процентлык пошлиналарны яңадан кайтарды. Конгресска да безнең нефтьне алучыларга карата яңа санкцияләр кертү турында канун проекты керде.
Бүгенге вазгыятьтә дә нефтькә күтәрелгән бәяләр көтелгән муллыкны бирми. Федераль газеталарның берсе: «Һүрмүз бугазын ябу сәбәпле, Россия нефтенең салым өчен исәпләнә торган бәясе быел ел башы белән чагыштырганда 2,3 тапкырдан да күбрәккә күтәрелде. Әмма РФ бюджеты керемнәренең шуңа туры килгән дәрәҗәдә артуы әлегә күзәтелми... Мондый шартларда федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең шактый өлеше кая югалуын ачыклау аеруча мөһим», – дип яза. Нефть-газ керемнәре үткән елгыдан 38,3 процентка кимрәк икән. Үткән ел беренче дүрт айда 3,7 триллион сумлык углеводород салымы җыелган, быел 2,3 триллион гына. Шәп түгел.
Халык бездә дә тамагын кыса, кием-салым алуны киметә. Аның каравы вице-премьер Новак әфәнде фәкыйрьлекнең 6,7 процентка кимүен, реаль хезмәт хакының 4,4 процентка үсүен әйтә. Үзәк банк белгечләре «Ватаным» фикерен кабатладылар: халыкның «кара көн»гә акча саклавы икътисад үсешен тоткарлый, диделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез