Газетага язылу

Түбән Кама заводында янгын сүндерүдә һәлак булган коткаручыны иртәгә җирләячәкләр

Эзләү-коткару эшләрен башкарганда һәм янгын сүндергәндә тагын 3 коткаручыга зыян килгән.

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә янгын сүндергәндә каһарманнарча һәлак булган 29 нчы янгын сүндерү частенең бүлек командиры Марат Нәҗипов белән хушлашу шимбә – 4 апрельдә узачак. Җеназа  Түбән Каманың Халыклар иҗаты йорты (Лемаев мәйданы, 14) мәйданчыгында 10.00 сәгатьтә башлана, дип яза «КП-Казань».

Исегезгә төшерәбез: 31 март – шимбә көнне Түбән Кама заводында фаҗига булган. Марат Нәҗипов дежур каравыл белән бергә заводка килеп җиткәч, янгын сүндерү, кешеләрне коткару эшенә әзерләнә башлаган. Шулчак кинәт шартлау булып, 27 яшьлек янгын сүндерүченең гомере өзелгән. «ВТ» журналисты гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Ул хакта биредә укый аласыз. 

Янгын сүндергәндә шулай ук  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 29 нчы частенең 3 коткаручысына зыян килгән.

Сүз уңаеннан, Түбән Камада янгында зыян күргәннәрнең берсе хастаханәдән чыгарылган инде. Тагын икесе реанимациядән гадәти палаталарга күчерелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре