Газетага язылу

Түбән Камада Алдынгылар йорты ачылды

Элекке Пионерлар йорты яңа форматта эшли башлады. Хәзер ул – Алдынгылар йорты. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә 1-14 августта ачык ишекләр көне уздырыла. Ә инде 15 августта – Түбән Камага 60 “яшь” тулган көнне, Алдынгылар йортын рәсми ачу тантанасы үткәреләчәк.

Түбән Камада яшәүче балалар һәм үсмерләрны, шулай ук аларның әти-әниләрен, әби-бабай, абый-апа, энекәш-сеңелкәшләрен җәлеп итү ноктасы булачак ул. Биредә теләгендә булганнарның һәркайсы яңа эштә үзләренең көчен сынап карау, проект тәкъдим итеп, гамәлгә ашыру, остазларның ярдәменә таяну, дуслары белән аралашу мөмкинлеге алачак. Йортның төп максатларыннан берсе – үсмерләргә бу тормышта үз урыннарын табуның төрле мөмкинлекләрен күрсәтү.

Алдынгылар йортын ачу хөрмәтенә 1-2 августта 10.00-19.00 сәгатькәчә бина буенча бушлай экскурсияләр оештырылды. 

Алдынгылар йортының тәүге кунакларын бик бай программа көтә. Мәсәлән, 3 августта 17.00 сәгатьтә балалар әти-әниләре белән – бию күнегүләренә, 4 августта 10.00 сәгатьтә – мультфильмнар эшләү дәресенә, 5 августта 11.00 сәгатьтә – кинология буенча лекциягә, 10 августта 17.40 сәгатьтә – бию батлына килергә мөмкин.

Алдынгылар йорты яңалыклары белән сылтама аша танышырга мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре