3 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда яңа уңыш буенча беренче тикшеренү нәтиҗәләрен алдылар
АПК продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстан филиалы белгечләре яңа уңышның беренче партиясен тикшерделәр. Үрнәкне Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районыннан китерелгән 94 тонна күләмле партиядән алдылар.
-
Сәламәтлек
Баланың баш мие селкенүен ничек белергә? – Табиб җавабы
Бала башы белән бәрелеп, аңын югалтса, укшый башласа, шундук табибка күренергә кирәк. “Российская газета”, “Объясняем.рф” каналындагы мәгълүматларга таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
Түбән Камада үсмерләр арасында мобиль уеннар буенча турнир узачак
14 һәм 15 августта Түбән Кама районында Алдынгылар йортында Алдынгыларның мобиль лигасы узачак. Анда 14-18 яшьлек үсмерләр, 5 кешелек командаларга тупланып, популяр онлайн-уенда көч сынашачак.
-
Яңалыклар
Татарстан яңа йортларга ипотека килешүләре саны буенча Идел буе округында икенче урында
Татарстан яңа йортларга төзелгән ипотека килешүләре саны буенча Идел буе федераль округында икенче урынны алды.
-
Яңалыклар
Түбән Камада Алдынгылар йорты ачылды
Элекке Пионерлар йорты яңа форматта эшли башлады. Хәзер ул – Алдынгылар йорты. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә 1-14 августта ачык ишекләр көне уздырыла. Ә инде 15 августта – Түбән Камага 60 “яшь” тулган көнне, Алдынгылар йортын рәсми ачу тантанасы үткәреләчәк.
-
МӨҺИМ
Сөт ризыклары: сатып алучыларга нәрсәне белеп торырга һәм ничек сакланырга?
Пальма мае кимегән, «ит җилеме» арткан. Татарстан кибетләрендә сатыла торган сөт ризыкларында хәлләр менә шулайрак. Гомумән алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, тикшерелгән каймакларның 23,8 процентында төрле кимчелекләр ачыкланган. Сатып алучыларга нәрсәне белеп торырга һәм ничек сакланырга? Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә әнә шул турыда сөйләштеләр.
-
Яңалыклар
Яман шештән яңа өч вакцина булдырылачагы турында белдерделәр
Россиядә сидек куыгындагы, үпкә һәм юан эчәктәге яман шештән вакцина пәйда булачак. Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург шул хакта белдергән, дип яза «РИА Новости».
-
Җәмгыять
Әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы яшь буыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
«Экология – һәркемнең эше» Халыкара премиясендә Татарстаннан 120 бала бүләк откан. Җиңүчеләргә бүләкләр, югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар гына түгел, максатчан юнәлеш буенча укырга керү мөмкинлеге дә бирелә. Әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы яшь буыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
-
Яңалыклар
Социаль челтәрләргә нинди мәгълүматларны урнаштырырга ярамавы турында сөйләделәр
Социаль челтәрләрдә кайда яшәвең турында, шулай ук якыннарың турында мәгълүматларны урнаштырырга ярамый. “РИА Новости”, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Сәбтә кризисы
-
Рәшит Фәтхрахманов
Барысына да җитмәячәк
-
Яңалыклар
Сентябрьдән зур кунакханәләр кунакларны МАКС аша урнаштырырга тиеш булачак
Агымдагы елның 1 сентябреннән Россиянең зур кунакханәләре МАКС илкүләм мессенджеры базасында паспорт күрсәтмичә генә урнашу мөмкинлеге бирергә тиеш булачак. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының кунакханә һәм туристлык менеджменты кафедрасы мөдире Роман Гареев шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Наил Шәрифуллин
Рейх, империяләр һәм «изгелек»
«Өченче рейх» дигән төшенчәне һәммәбезнең дә ишеткәне бар.
-
Яңалыклар
Татарстанда арканлы юлның кайчан төзелә башлаячагы турында мәгълүм булды
Казанда “Аэромост” арканлы юл төзелеше 2027 елда башланырга мөмкин. Бу хакта “КП.RU” “Бизнес Онлайн” агентлыгы мәгълүматларына таянып яза. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина агентлыкка хәбәр иткәнчә, хәзер инвесторга Главгосэкспертиза оешмасыннан бәяләмә, төзелешкә рөхсәт алып, җир кишәрлеген рәсмиләштерергә кирәк. Проектның бәясе 6 миллиард сумга җиткән.
-
Яңалыклар
«Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә 55 яшь
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.