Газетага язылу

Баланың баш мие селкенүен ничек белергә? – Табиб җавабы

Бала башы белән бәрелеп, аңын югалтса, укшый башласа, шундук табибка күренергә кирәк. “Российская газета”, “Объясняем.рф” каналындагы мәгълүматларга таянып, шул хакта яза.

Баланың баш мие селкенүен ничек белергә? – Табиб җавабы
ru.pinterest.com

Баш мие селкенүнең беренче билгеләре – аңны югалту (хәтта кыска гына вакытта), укшыту яки костыру, баш авырту, баш әйләнү, тынгысызлану, ярсу, начар күрә башлау, күз алдында “бөҗәкләр” очып йөрү.

Бу билгеләр шундук яки берничә сәгать узгач пәйда булырга мөмкин.

“Төп кагыйдәсе: шундый бер генә билге пәйда булса да кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Баш мие селкенү бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Баш сөяге эчендә кан оешкан кешенең гомере кыл өстендә кала: аңа кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителә”, – дип кисәтеп әйткән Балалар үзәгенең нейрохирургия бүлеге мөдире Аслан Текоев.
 
Нинди очракларда ашыгыч төстә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә:
* бала аңын югалтса;
* исемең ничек, син кайда, нәрсә булды? кебек гади генә сорауларга да җавап бирә алмаса;
* ике тапкыр һәм күбрәк көзән җыерса, косса;
* башы бик каты авыртса;
* үз-үзен тотышы кинәт үзгәрсә;
* баш мие җәрәхәтләнү билгеләре торган саен күбәйсә.
 
Табиб кабул иткәннән соң бала өенә кайтарып җибәрелгән очракта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә:
* баланы белгечкә күрсәткәннән соң беренче сәгатьләрдә, башын бераз күтәртеп, яткызырга, ә иң яхшысы – йоклатырга кирәк. Аңындамы-түгелме, күрәме-юкмы икәнен тикшерү өчен 2-3 сәгатькә бер тапкыр уятырга.
* гаджет, телевизор ише әйберләргә орындырмаска;
* баш мие селкенгәннән соң беренче тәүлектә баланы ялгызы гына калдырмаска;
* җәрәхәтләнгәннән соң ике-өч атна узгач кына спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт итәргә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре