Әлеге урыннарны чиста һәм тәртиптә тоту белән Тышкы төзекләндерү комитеты һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе шөгыльләнә. Белгечләр инфраструктураны яңартудан тыш, көн саен территорияләрне җыештыра, яшел үсентеләрне тәрбияли, фонтаннарны, яктырту системаларын һәм башка төзекләндерү элементларын карап тора. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.
Парклар беренче урында
Аның сүзләренчә, быел Казан паркларына һәм скверларына 1,2 меңнән артык агач утыртылган. Паркларда тузган инфраструктураны планлы рәвештә алыштыру кысаларында, ел башыннан бирле Казанда 39 яңа уен һәм спорт объекты урнаштырылган. «Соңгы елларда Татарстан Рәисе, республика Хөкүмәте ярдәме һәм Казан районнарының зур хезмәте нәтиҗәсендә бездә искиткеч иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде. Бүген докладта тәкъдим ителгән зур эшләр – башкарылган хезмәтнең бер өлеше генә әле, – дип ассызыклады Казан Мэры Ильсур Метшин. – Чынлыкта, бүген Казанда бөтенләй яңа ял итү мәдәнияте формалаша. Элек кешеләр ял көннәрендә шәһәр читенә – Идел буена яки Казан тирәсендәге күлләргә качарга тырышса, хәзер исә шәһәр эчендәге паркларны сайлый. Биредә гаиләләре белән ял итәләр, парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган чараларда катнашалар».
Соңгы ун ел эчендә Казанда парклар саны биш тапкырга арткан. Мэр сүзләренчә, бу – шәһәр мохитенең бөтенләй башка дәрәҗәсе, югары сыйфаты, һәм ул үзенә даими игътибар, тәрбия, төзәтү һәм яңарту эшләре таләп итә. «Мин Казанны тәртипкә китерүче, шәһәрне яхшыртырга булышучы иреклеләргә рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде шәһәр башлыгы.
Альберт Шәйнуров әйтүенчә, быел Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан тагын 19 берәмлек җиһаз – тренажерлар, уен корылмалары, таганнар, балалар өчен чыныктыручы җайланмалар, сикерә торган җиһазлар һәм комлыклар урнаштырылган. Алар Җиңү паркында, «Ак Чәчәкләр» бульварында, «Континент», «Крылья Советов» паркларында һәм Тынычлык урамындагы скверда пәйда булган.
Яңаларын кую белән беррәттән, булган инфраструктураны яңарту эшләре дә туктаусыз дәвам итә. Мәсәлән, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркының юбилеена биредәге эскәмияләр һәм чүп савытлары буялган. «Черек күл» паркы да тәртипкә китерелгән – анда шул ук эшләрне башкарганнар. Моннан тыш, быел «Весна» торак комплексы, «Черек күл», «Калейдоскоп», «Крылья Советов» һәм «Наратлык» паркларында 100 квадрат метрга якын резин юл торгызылган. Якын арада исә «Весна» торак комплексындагы паркта һәм Кече Акчарлак күле янындагы кече архитектура җиһазларының өслекләрен яңарту планлаштырыла.
Эшкуарлар ярдәм итә
Иҗтимагый киңлекләрне яхшыртуга шәһәр хакимияте эшкуарларны да җәлеп итә. Мәсәлән, июнь аенда «КамаСтройИнвест» компаниясе ярдәме белән Горки-Әмәт урманында яңа уен мәйданчыгы ачылган. Моннан тыш, әлеге ширкәт парктагы балалар җиһазларын өстәмә рәвештә төзекләндерү чыгымнарын да тулысынча үз өстенә алган. «Күп эшне, билгеле, безнең төзекләндерү предприятиеләре башкара. Ниятләгән максатларыбызга акча һәрвакыт җитми. Иҗтимагый киңлекләр саны биш тапкырга артты, ә аларны финанслау күләме бары тик ике тапкырга гына күтәрелде», – ди Ильсур Метшин.
Пакрлардагы агачлар һәм үсентеләр «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе өстендә. Эшчеләре көн саен 5 меңнән артык агачка су сибә. Ел саен һәр участок өчен җәйге чорда үсемлекләрне тиешле күләмдә дым белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган су сибү графигы төзелә.
Яшелләндерү эшләренә шулай ук гомуми озынлыгы 300 чакрым чамасы булган автомат рәвештә су сибү системасы ярдәм итә. Әлеге системаны сезон башланыр алдыннан ел саен тәртипкә китерәләр. Һава торышы уңай булганда су күп вакыт төнлә сибелә, һава шартлары үзгәргән очракта графикка тиз арада үзгәрешләр кертелә. Альберт Шәйнуров сүзләренчә, яңа үсентеләрнең күбесе яңа җирлеккә җайлашып, уңай гына үсеп китә. Үсентеләрнең нибары 5 процент чамасы гына корый икән. Нормативлар буенча 10 процент рөхсәт ителә.
Моннан тыш ел башыннан бирле Казанның иҗтимагый киңлекләрендә 1,6 меңнән артык тышкы яктырту лампасы алыштырылган. Өстәмә рәвештә, белгечләр 530 метр кабельне яңарткан, 530 яктырту баганасын чистарткан һәм 200гә якын терәкне буяган. Кичке һәм төнге вакытта паркларда һәм скверларда ял итеп яки үтеп йөрү имин булсын өчен, тышкы яктырту көн озынлыгының сезонлы үзгәрүенә яраклаштырылган график буенча эшли. Быел Яхин скверында яктырту торгызылган, ә Столяров скверында һәм Декабристлар урамында тузган челтәрләрне алыштырганнар.
Кыргыйлык артта калды
Ял итү урыннарының уңайлыгын бәяләгәндә, аерым игътибар җәмәгать бәдрәфләренең торышына да бирелә. Бүген Казанда 63 җәмәгать бәдрәфе эшли, аларның 43е паркларда һәм скверларда урнашкан. Бу система 2012–2013 елларда ук төзелә башлаган, ә соңгы ике ел эчендә нәтиҗәләр аеруча күзгә ташлана: иҗтимагый киңлекләрдә яңа 17 бәдрәф урнашытырлган, тагын 20 объект тулысынча төзекләндерелгән. «Безнең бәхеткә, бүгенге көндә паркларда вандализм күренеше сирәгәя. Бу эшне ничек башлап җибәргәнебезне бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта металлдан эшләнгән урналарны, бераз соңрак пластик чүп савытларының күбесен җыеп алып китәләр иде. Башкарма комитет җитәкчесенең өч мең чүп савытын урнаштырып кына куйдык, аларны инде урлап киткәннәр, хәзер янәдән яңаларын сатып алырга кирәк, дип борчылып сөйләгәнен әле дә хәтердә. Ул вакытта мин дачада яшәүчеләрнең күңелләре булганчы, икенчел базар әлеге товар белән тулганчы сатып алачакбыз, дигән идем», – дип искә ала Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта мондый очракларның кыргыйлык буларак кабул ителүен аңлатты. «Без әлеге күренешне сабыр гына күзәттек. Төзекләндерелгән шәһәр яны киңлекләренең безнең өчен шулай ук мөһим булуын аңлый идек. Ләкин бүгенге көндә моны күз алдына китерүе дә бик кыен. Парклардагы вандализм тиздән үткәндә калыр, дип өметләнәм. Чөнки Казан халкының күбесе шәһәр хезмәтләре, төзекләндерү предприятиеләре, идарәче компанияләр, район башлыклары тарафыннан нәкъ менә алар өчен булдырылган җәмәгать киңлекләренә үзгә бер җылылык, кайгыртучанлык белән карый», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Муниципаль милеккә зыян салу очраклары барыннан да бигрәк Татарстанда төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, Җиңү паркында, «Континент» һәм «Калейдоскоп» паркларында, шулай ук «Светлая долина», «Салават күпере» торак комплексларындагы җәмәгать киңлекләрендә күзәтелә икән.
– Җәмәгать киңлекләрендә хокук бозучыларны ачыклау өчен видеокүзәтү камералары кулланыла. Алынган материаллар хокук саклау органнарына тапшырыла. «Башкала халкы паркларны, скверларны төзекләндерү чараларына аңлы рәвештә караган очракта, безнең киңлекләребез тагы да файдалырак булыр иде, – диде Альберт Шәйнуров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез