Белгеч һәр көн саен бавырга зыян салган гап-гади 3 гадәтне билгеләп үткән.
Беренчедән, көн дәвамында кәнфит-печенье ише тәм-том белән чәй эчү гадәте. «Ризык түгел, бәлки энергетик допинг бу, – дип аңлатып үткән Карпенко. – Гади шикәрне (глюкоза белән фруктоза) еш куллану организмга бик зур зыян белән яный. Фруктоза фәкать бавырда таркалып, турыдан-туры май ясауга тотыла. Көненә ике чынаяк татлы чәй эчәсез икән, инсулин күләмен даими рәвештә югары дәрәҗәдә тотасыз, дигән сүз. Ул бит бавыр күзәнәкләренә май туплый».
Икенче бер зарарлы гадәт – үсемлек майларын зур күләмдә куллану. Күпләр аларны, файдалы, дип, кирәгеннән артык күп куллана. Мәсәлән, салатка зәйтүн маен яки җитен маен чамасын белми тондыра. Әмма хәтта “дөрес” майлар да бавырга авырлык китерә, дип кисәткән белгеч.
«Калориясе зур булган ризык һәрвакыт бавыр күзәнәкләренә бәрә», – дигән ул.
Көнкүрештә өченче зарарлы сәбәп – зарарсыз кебек тоелган дарулар һәм БАДларны еш куллану.
Әйтик, парацетамол, авыртуны баса торган кайбер дарулар (мәсәлән, ибупрофен), шулай ук ябыгу өчен май “яндыргыч” БАДлар, үләннәрне чамасын белми куллану бавырга бик нык кырын сугарга мөмкин.
«Бер үк вакытта 5-6 төрле препарат куллану бавырның фермент системаларына бик ур авырлык китерә», – дип кисәткән Карпенко.
Доцент аңлатып үткәнчә, боларның барысы да бавырның “симерүенә” хәмердән дә болайрак йогынты ясый.
Гади углеводларны (шикәр, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр) күп кулланганда, ашказаны асты бизе глюкозаны күзәнәкләргә куып кертү өчен зур күләмдә инсулин бүлеп чыгара. Шул сәбәпле берникадәр вакыттан соң күзәнәкләр инсулинны «ишетми» башлый. Ягъни организмның инсулинга сизгерлеге кими. Бавыр, моңа җавап итеп, глюкозаның артыгын май кислоталарына актив төстә әйләндерә дә үзенең эченә «тутыра» башлый, дип тасвирлаган бу процессны белгеч.
“Табиб УЗИдан караганда бавырда “диффузион үзгәрешләрне”, башка кимчелекләрне күрә. Әмма сырхау моңа игътибар итмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта май һаман саен күбрәк тупланып, май кислоталары күзәнәкләрнең тышчасын җимерә. Нәтиҗәдә бавыр күзәнәкләре үлә башлый һәм майны фиброз алыштыра. Ә бу инде – куркыныч стадия. Аннан дәваланмаган очракта, хәтта хәмерне бөтенләй авызына алмаучыларда да, 10-15 елдан цирроз башланырга мөмкин”, – дип кисәтеп әйткән белгеч.
Әлеге мөһим органның “симерүеннән” котылу өчен, тормыш рәвешен үзгәртеп, “дөрес” туклануга күчәргә кирәк.
Белгеч шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең барчасына һәр ел саен корсак куышлыгы органнарына УЗИ узарга, бавырдагы трансаминаз күзәнәкләрне (АЛТ, АСТ) билгеләү өчен канның биохимия анализын тапшырырга кирәк.
“Күрсәткечләр күтәренке икән, кичекмәстән терапевтка яки гепатологка күренеп, ашау-эчүне җайга салыгыз, гәүдә авырлыгын һич югында 5-7 процентка киметегез. Фиброзны туктатуның бердәнбер расланган ысулы бу. Авыртканны көтмәгез. Бавыр инде “җимерелгәч” кенә авырта башлый. Сәламәтлегегезне бүгеннән үк кайгыртыгыз”, – дип киңәш иткән Копенко.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез