Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-токсикологы, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина шул хакта сөйләп үткән.
Чәч һәм тырнакларның үсүен тизләтергә, ябыгырга яки үзләренә көч-дәрт өстәргә ниятләүчеләр арасында БАД белән мавыгучылар аеруча күп. Кешеләр, өстәмәләр сәламәтлеккә файда китерә дип уйлый, ләкин аларны дөрес кулланмау организмга кырын сугарга мөмкин, дип билгеләп үткән ул.
“Үлән җыелмаларын, төнәтмәләрне кайберәүләр үзләре дә ясый. Кайвакыт каян да булса алып кайталар. Кара әнис препаратларыннан агулану очраклары турында ишеткәнегез бардыр. Бу сырхауларны гастроэнтерологлар белән бергә дәваларга туры килде. Аны төрлечә кулланганнар: кемдер – май, кемдер – капсула рәвешендә. Нәтиҗәдә барысының да бавырына җитди зыян килгән”, – дип аңлатып үткән табиб.
Белгеч басым ясап әйткәнчә, табиблар киңәшеннән башка гына БАД куллану бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Матдәләр алмашына зыян килү, симерү, шикәр чире, атеросклероз һәм кайбер башка чирләрдән интегүчеләргә мондый препаратларны кулланырга киңәш ителми. Беренче карашка, үләннән генә ясалып, гап-гади тоелган витаминнар организмны эштән чыгарырга мөмкин.
“Хроник чирләрдән интегүчеләр БАДлар белән үзләренә куркыныч тудыру ихтималы зур булуын белеп торырга тиеш. Составын игътибар белән укыгыз һәм, һичшиксез, табиб белән киңәшләшегез”, – дип өстәгән ул.
Шул ук вакытта токсиколог билгеләп үткәнчә, БАДларны бары тик ышанычлы урыннардан гына сатып алырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез