Чүпрәле кызы 28 яшьлек Раилә Сатдинова тумыштан йөри алмый. Без аның белән моннан берничә ел элек физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар өчен уздырылган «Татарстан Энҗесе» бәйгесендә танышкан идек. Коляскада килеш берүзе башкалага килеп, яңа тормыш башлаган батыр йөрәкле кыз ул.
– Элегрәк мин дә, башкалар ни әйтер икән, дип утыра идем. Әмма бәйгеләрдә катнашу, үзем кебек кызларны күрү тормышның башка якларын да ачты. Мин үземнең кешедән ким түгеллегемне аңладым. Аякларым йөрмәсә дә, шөкер, күзләрем күрә, ишетәм, кулларым эшли. Бик яратып, уенчыклар да бәйлим әле мин, – дип сөйли Раилә.
– Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Туктап каласым килмәде, югары уку йортына кердем. Шул вакытта академик ишү белән шөгыльләнә башладым. Төрле ярышларда катнашам, җиңүләр яулыйм. Коляскада утырып, волейбол уйныйм. Татарстан җыелма командасына алдылар.
Оста куллы кыз йомшак уенчыклар да ясый. Баштарак ул аларны дусларына, туганнарына бүләк итсә, хәзер инде сатып алырга теләүчеләр дә күп икән. Буш вакыты булдымы, кул эшенә тотына.
– Бер уенчыкны ясарга ике көн китә. Бу шөгылемнән ямь табам. Күңелем тынычланып, бар борчуларым юкка чыга. Кулыма уенчык алмаган көнне бушка узган дип саныйм. Хәтта авылга кайтып килгәндә дә эшемне сагынам. Йокламасам йокламыйм, уенчыклар ясыйм, – ди ул.
Раиләнең ике зур хыялы бар иде. Икесенә дә ирешкән: Казаннан фатир да алган, кияүгә дә чыккан.
– Булачак ирем белән танышканда, ул минем йөри алмаячагымны белә иде. Рөстәм – Пермь егете, сау-сәламәт. Без аның белән ел ярым очрашып йөрдек тә гаилә корырга булдык. Иремнең әти-әнисе дә, якыннары да каршы килмәде. Алар мине яратып кабул иттеләр. Иң мөһиме – иремнең яратуы. Коляскада дигәч тә, мин инде күптән мөстәкыйльлеккә өйрәндем. Бар эшне үзем эшлим. Гаиләле булгач та берни дә үзгәрмәде. Ашарына да пешерәм, өен дә җыештырам. Мине кулларында күтәреп кенә йөртүче кирәк иде. Үзем кебек кызларга киңәшем: хыялланудан туктамагыз! Сезгә дигән насыйп яр үзе эзләп таба ул!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез