Сугыш башланган вакытта 10 яшьлек Рәшидә әнисе Гөлсабирага, апалары Бибисара белән Зөлхәбирәгә ияреп, колхоз эшенә йөри. 12 яшь тулгач, әниләре белән урак ура. Кышларын, кич утырып, йон язалар, җеп эрләп, фронтка җибәрергә бияләй, оекбаш, перчаткалар бәйлиләр. Кызның балачагын сугыш урлый.
Ничек итсә итә, Рәшидә укытучылыкка укып, мәктәптә эшли башлый. 1977 елда аны Юлбат башлангыч мәктәбенә мөдир һәм рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Алар Юлбат авылы егете Мөхәммәтхан белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Рәшидә Сәгыйть кызы шушы мәктәптә эшли. Бүгенгесе көндә ул килене Гөлүсә һәм оныгы Илмир тәрбиясендә яши.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез