«Участок ачылганчы унбишләп кеше килгән иде». Авылларда ничек сайлыйлар?

Балтач районының Салавыч авылында урнашкан сайлау участогында иртәннән бирле халык өзелми. Сер түгел, авыл халыкы тавыш бирергә иртән үк килеп, эшен-бурычын иртән үк башкарып куярга күнеккән.

Мәгариф ветераны Рауза апа Зиннәтуллина бу авылда 60 ел яши. “Мин инде сиксәнне үткән кеше. Кара исәп белән генә санаганда да, үз гомеремдә иллеләп сайлауда катнашканмындыр. Сайлауларның да төрлесен күрдек, депутатларның да төрлесен сайладык. Һәрвакытта яхшыга өметләндек. Бу юлы да: "Ил- көннәребез тыныч, дөньялар имин булсын", – дип теләдем. Мөгаен, сайлауда катнашкан бик күпләрнең уртак теләге шундый булгандыр. Авылларыбыз, милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләр килсен иде депутатлыкка – монысы да авылда яшәүче күпләрнең уртак теләге иде.


Балтач районының 1074 номерлы Салавыч сайлау комиссиясе рәисе Нурсил Заһидуллин әйтүенчә, авыл халкы бик актив, сайлау участогы ачылганда ук инде унбишләп кеше килгән иде. “Бигрәк тә иртәнге якта сайлаучылар күп булды. Эшкә барышлый ук кереп, бюллетеньнәр алдылар. Участокта дүрт авылдан барлыгы 1235 сайлаучы теркәлгән. Башка авылларда яшәүче, үз транспорты булмаганнар өчен автобус куелды. Тугызынчы яртыга инде 521 кеше тавыш бирде.

Иң беренче булып, Яңа Салавычтан яшь гаилә башлыгы, ике бала әтисе, хуҗалыкның тырыш шоферы Рифкать Сабиров тавыш бирде. Беренче тапкыр сайлауда катнашучыларыбыз дүртәү. Иң өлкән сайлаучыларыбыз Иске Салавыч авылында яши: быел 95 яшен тутырачак Анна Кузнецова һәм Гарифҗан Хәкимовларны өйләренә барып сайлаттык”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре