Урманчы Айдар Гайфуллин: «Ут үзеннән-үзе чыкмый»

Татарстанда 14 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде. Ул 11 майга кадәр дәвам итә. Урманнарга 31 марттан керү бөтенләй тыелган.

Кайчанга кадәр дәвам итәсе әлегә билгеле түгел. Республика янгын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин әйтүенчә, бер яңгыр явып китүе кирәк. Үләннәр бераз күтәрелгәч, ут кабу очраклары кими, ди ул.
– Былтыр Татарстанда ел башыннан бүгенгә кадәр 18 термик нокта һәм үләнгә ут кабуның 15 очрагы теркәлгән булган Быел исә 222 термик нокта ачыкланды. Бу – зур сан инде. Урманчылар янгынга каршы торырга әзер алар. Урман-янгын станцияләре эшли. Безнең мобиль төркемнәр әзер. Урманчылар әзер булса да, янгынның булмаганы хәерле, – ди ул.
Кичәге Казанның Самосырово бистәсе янында коры үләнгә ут кабу да куркытты, ди урманчылар. Урманга 500 метр гына ара калган булган.


– Шуны онытмыйк – янгын үзеннән-үзе чыкмый. Урманнарны бергәләп сакласак иде. Кипкән үләнгә шырпы сызарга ашыкмыйк. Табигатьне бергәләп сакласак иде, — ди ул.
Кагыйдә бозучыларга штраф салачаклар. Әгәр махсус режим кертелгән вакытта таләпләргә туры килмичә учак ягучылар, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 меңгә кдаәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар 30 меңнән 60 меңгә, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән-80 меңгә кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул 400 меңнән-800 мең сум. Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта урманнарда кагыйдә бозган кешеләргә 40 меңнән 50 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салыначак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре