Казанда Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Урманнарда хәлләр ничек, төбәкләрдә нинди яңалыклар бар? Урманчылар Хөкүмәт йортында әнә шул хакта сөйләште.
Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла торган «Урманнарны саклау» федераль проектының максатын искә төшерде. 2030 елга утырткан агачларның нисбәте корыган һәм киселгәннәрнең санына карата 112 процент булырга тиеш. «Шулай иткәндә генә без яшеллекне саклап калачакбыз», – диде ул.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республикада урман хуҗалыгына бирелгән игътибар турында сөйләде.
– Күрше төбәкләр белән сөйләшеп, гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска тырышабыз. Безнең дә уртаклашыр эшләребез бар һәм без хезмәттәшлеккә әзер, – диде ул.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров безнең урманнарның бүгенге хәле турында сөйләде.
– «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәме белән 2019–2024 елларда 21 мең гектардан артык мәйданда урман утыртылды. Быел «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән эшлибез. 111,8 миллион сум акча бирелде. Безнең максат – урман торгызу эшләре, орлык әзерләү, янгынга каршы тору. Бүгенгә республикада 1515 гектарда агач утыртылды. Утырткан агачларның нисбәте корыган һәм киселгәннәрнең санына карата 79 процентны тәшкил итте, – диде министр.
Төбәкләрдән килгән урманчылар киңәшеп кенә калмады, Татарстан урманчылары эшенә бәя дә бирде. Алар берничә урманчылыкта булды. Шәһәр яны урманчылыгында алар янгынга каршы тору турында сөйләштеләр. Урманчылык җитәкчесе Илнур Кәшәфиев:
– Урманнарны утырту бер хәл, аларны сакларга кирәк, – диде. – Янгынны булдырмас өчен, иң элек республика халкы белән сөйләшәбез. Рейдлар уздыру, аңлату эшләре үткәрү ярдәм итә.
Республика урман янгыннарын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин сүзләренә караганда, республикада утка каршы тору өчен 25 урман химик станциясе эшли.
– Республикада 2010 елдан бирле урман янгыннары күзәтелми. Безнең тармакка республика Рәисе тарафыннан зур игътибар бирелә. Урманчылар да янгын куркынычы булганда көн-төн эшли. Агачлар утырту, аларны саклап тоту да – урманчылар өстендә, – диде ул. – Әмма соңгы елларда кешеләрнең табигатькә сакчыл караулары сөендерә. Хәзер инде чүбен дә җыялар, учак та ягучы юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез