Үстерергә булышу: Татарстанда яңа туган балалар өчен кирәк-яракны прокатка бирү пунктлары ачылачак

Татарстанда яңа туган балалар өчен кирәк-яракны прокатка бирү пунктлары ачылачак. Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан булдырылган тәҗрибә проекты бу елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Бу мөмкинлектән кемнәр файдалана ала?

Прокат пунктларыннан нарасыйлар өчен беренче чиратта кирәк булган әйберләрне алып торып булачак. Алар арасында трансформер коляска, бала караваты, ходунки, кышкы чана-коляска, биләү өстәле, ашату өчен урындык бар. Бу кирәк-яракның барысын бушлай алып торырга мөмкин булачак.

Әлеге ярдәм чарасыннан 1,5 яшькә кадәр баласы булган һәм түбәндәге категорияләргә карый торган кешеләр файдалана ала:

  • көндезге бүлектә белем алучы, 25 яше тулмаган студентлар (әти дә, әни дә),
  • иренә дә, хатынына да 30 яшь тулмаган күпбалалы гаиләләр,
  • баласын ялгыз үстерүчеләр.

Бәби алып кайтучылар бу хакта ни уйлый? Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм чаралары җитәме?

20 яшьлек Гүзәл Басыйрова Биектау районының Олы Кавал авылында яши. Күптән түгел бу якларга Кукмарадан килен булып төшкән. Ире Илмир белән беренче сабыйларын көтәләр. «Ярдәмнең артыгы булмас иде», – ди алар.

– Бала алып кайтыр өчен акча күп кирәк. Әле мин авырлы вакытымны күз алдында тотып әйтәм. Табибларга күренү дә күп очракта бушлай түгел. Ә бала тапкач, чыгымнар тагын да артачак. Кызганыч, яңа кертелә торган ярдәм чарасына мин туры килмим. Әмма икенче, өченче балаларны алып кайтканда, дәүләттән ярдәм булыр, дип өметләнәм. Яшь гаиләгә коляскасы да кирәк, бала караваты да, – ди ул.

Арчада яшәүче Ләйсән Кашапова – 5 нче курс студенты. Киләсе елның февралендә бәби табачак. Әлеге яңалык турында бездән ишетте.

– Бәби алып кайтучы студентларга болай да дәүләт ярдәм итә. Безнең вуз 100 мең сум акча бирә. Прокатка кирәк-ярак биреп тору да – бик яхшы яңалык. Тик без инде алдан барысын да хәстәрләп куйган идек. Минем әти белән әни – коляска, иремнекеләр карават алып бирәбез, диделәр. Беренче оныклары бит, ким-хур итәселәре килми. Ә аннары без бер генә бәби белән туктап калырга җыенмыйбыз. Ирем эшләп торса, минем бер-бер артлы ике бала алып кайтасы килә. Без энем белән шулай үстек, – ди Ләйсән.

Чаллыда яшәүче 29 яшьлек Алия Шәвәлиева өченче нарасыен алып кайтырга әзерләнә. Бу яңалык турында ул да белмәгән.

– Без инде улым тууга әзер. Өч балабыз да – малайлар. Әнә шуңа да берсенеке берсенә калып бара. Бала табу йортыннан чыккан комбинезонга кадәр өр-яңа тора әле безнең. Өч балабызның да туган көннәре октябрь-ноябрь айларына туры килде, – ди ул. – Мондый ярдәм бик кирәк. Арада авыр хәлдә яшәүчеләр дә бар бит. Хәзер бит бала үстерү бик чыгымлы. Подгузниклар да, балалар ризыклары да, башкасы да кыйммәт. Кайбер кирәк-яракны прокатка алып торсаң, гаилә бюджетына саллы ярдәм инде ул.

Балык Бистәсендә яшәүче Рәис Бариев улын ялгызы гына аякка бастырган.

– Ялгыз әтиләр өчен бик әйбәт ярдәм булачак бу, – ди ул да. – Хатын-кыздан башка бала үстерү җиңел эш түгел. Дәүләттән мондый ярдәм бирелә икән, бераз булса да, тормыш мәшәкате кимеячәк. Әмма мин бер иргә дә ялгызлык теләмәс идем. Сабыйлар тигез гаиләдә, бәхетле үссеннәр.

Казанда яшәүче Алсу Билданова – 30 яшендә өч балалы әни булган кеше. Иң кечкенәсенә 2 яшь икән инде.

–  Ике кыз һәм бер ул үстерәбез. Кирәк-яракны кызга да, малайга да туры килә торган төсләрдән алдык, – ди Алсу. – Аягыңны юрганыңа карап сузасың, дигән кебек, баланы да мөмкинлегеңә карап табасың инде ул. Минем ярдәм итәр өчен ирем ягыннан әти-әниләрем, әби-бабайларым булды. Ә бу яңалыкны шатланып кабул иттем. Аеруча студентлар өчен бик яхшы ярдәм булачак. Прокатка бирә торган пунктларга мин дә үземнекеләрне бушка илтеп тапшырыр идем. Бәби алып кайтучылар рәхәтләнеп куллансын.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Гаиләләргә ярдәм итү һәрвакыт безнең өстенлекле бурыч булды. Гаилә – безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар алмашын саклый.

Сан

2024 елда Татарстанда 35,5 мең сабый дөньяга килгән. 2023 ел белән чагыштырганда, бу сан 3,3 процентка кимрәк. Сабыйларның 39 проценты – гаиләдә беренче, 33 проценты – икенче, 19 проценты – өченче, 8 проценты – дүртенче (һәм күбрәк) бала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре