Газетага язылу

Васил Шәйхразыев XVII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак төп мәйданчыкларны карады

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсендәге эш сәфәрен дәвам итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бүген ул оештыру комиссиясе вәкилләре белән берлектә XVII Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп чаралары узачак мәйданчыкларны карап чыкты. Төбәк җитәкчелеге һәм оештыручылар белән бергә бәйрәм мәйданнарын төзекләндерү, кунакларны каршы алу һәм инфраструктураны әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

XVII Бөтенроссия авыл Сабантуе тарихи Татар Каргалысы авылы янында, халык җырларында данланган гүзәл Сакмар елгасы ярында узачак. Әлеге табигый матурлыкка бай кабатланмас урын бәйрәмнең төп мәйданчыгы итеп сайланды, диелә хәбәрдә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре