6 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Индонезия инвестицияләрен җәлеп итәргә тели»
Джакартага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Индонезия-Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Индонезия төбәкләре вәкилләре Советы Рәисе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Джакартада Индонезия төбәкләре вәкилләре Советы Рәисе Солтан Нәҗметдин белән очрашты.
-
Яңалыклар
Оренбургта Бөтенроссия Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә эш сәфәре барышында Сабантуй милли бәйрәмен уздыруга багышланган оештыру комитеты утырышында катнашты. Чарада Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев, өлкә хакимияте вәкилләре, оештыручылар һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Бүген Казан телеманарасында бәйрәмчә яктылык тамашасы үткәрелә
Бүген, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Казан телеманарасында бәйрәмчә яктылык тамашасы үткәрелә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Индонезиядәге иң зур мәчеткә Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте
Бүген Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация Джакартада (Индонезия) эш сәфәрендә. Делегация сәфәр программасы кысаларында беренче чиратта «Истикләл» мәчетендә булды һәм Russian Space & Library Россия мәдәни-агарту киңлеген ачуда катнашты.
-
Яңалыклар
Киләсе елга 37 миллионнан артык пенсионерның иминият пенсияләре индексацияләнәчәк
2027 елда иминият пенсияләрен индексацияләү 37,5 миллион россиялегә кагылачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Социаль фонды рәисе Сергей Чирков. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Васил Шәйхразыев XVII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак төп мәйданчыкларны карады
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсендәге эш сәфәрен дәвам итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Иртәгә Казанда атна саен уздырыла торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк
7 ноябрь көнне Татарстан башкаласында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Сәүдә мәйданчыклары 14 ноктада эшләячәк.
-
Яңалыклар
Россиядә әниләр көненә өстәмә түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр
Россиядә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызлар өчен Әниләр көненә өстәмә түләүләр кертергә кирәк. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб РИА Новостига сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде
Татарстан Рәисе Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министры-координаторы, Россия-Индонезия уртак сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек комиссиясенең рәистәше Аирлангга Хартарто белән очрашты.
-
Интервью
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Урланган азык ашап үскән малның ите хәрам»
Дуңгыз ите генә түгел, «бисмилла» әйтеп чалынмаган мал ите дә хәләл түгел. Сугым чоры якынлашканда, әнә шуны искә төшерергә киңәш итә дин әһелләре. Ә нинди була соң ул хәләл ит?
-
Яңалыклар
Казанлыларны Иске Татар бистәсенә бушлай кино карарга чакыралар
11 һәм 18 ноябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә тамашачыларга бушлай кинолар тәкъдим ителә.
-
Язмыш
Илүсә Сафина: «Элек күп еладым инде»
Яңа Чишмәдә яшәүче 35 яшьлек Илүсә Сафинаны көчле булырга тормышның кырыс җилләре өйрәткән. ДЦП диагнозы белән туган кызга катлаулы тормышка ияләшү җиңел бирелми.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең төп мәчете «Истикләл»дә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Джакартада «Истикләл» мәчетендә булды һәм Russian Space & Library Россия мәдәни-агарту киңлеген ачуда катнашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Россиядә эчә торган су өчен ГОСТ таләпләре яңартыла
Россиянең техник регуляцияләү һәм метрология буенча федераль агентлыгы (Росстандарт) эчә торган суга яңа дәүләт стандартын раслады. Бу стандарт 1974 елдан бирле гамәлдә булган иске ГОСТны алмаштырачак һәм 2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.