Вәсилә Фәттахованың ире: “Ул ризадыр...”

Җырчы Вәсилә Фәттахованың вафатына 7 ел. Вакыт дигәннәре сизелми дә узып киткән.

Улына да тиздән 12 яшь тула икән инде. Кызына исә 7 яшь. Җырчының ире Илгиз Габдерәкыйповның хәлләрен белештек. Без шалтыратканда намазга ашыгуы иде.

– Тормыш әкренләп үз көенә бара инде. Балалар белән юанам. Улым 5 нче сыйныфта белем ала, кызым инде физик мөмкинлеге чикле булгач, өйдә генә. Аны няня карый, – ди ул. – Вәсиләнең рухына багышлап Коръән укыттык. Догаларыбыз кабулдыр. Төшләремә кергәне юк. Ризадыр дип уйлыйм. Оҗмахларда булса иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлгенә Шиһапова Вәсилә Фәттахова

Көн хәбәре