«Ватаным Татарстан» игьлан иткән бәйгедә катнашыгыз: приз фонды 280 000 сум!

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулды. Еллар узса да, сугыш вакыйгалары һәм Җиңү китергән каһарманнар турындагы хәтер исән, тыл батырларының да Җиңүгә керткән өлеше онытылмый.

Бүген бу батырлыкны махсус хәрби операциядә катнашучылар, авыр вакытта халыкны берләштерүче, хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар кабатлый.

«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан, «Ватан хакына» дип аталган зур иҗади бәйге игълан иткән иде. Приз фонды – 280 мең сум!

Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әйдәгез, әби-бабаларыбызның батырлыгын янә бер кат искә төшерик, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартыйк, бүгенге геройларны барлыйк, Ватаныбыз һәм халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен күңелләрдә ныгытыйк. Бәйгегә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителә.

Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтыбызда басылып барачак. Җиңүчеләр исә  декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.

Бәйге шартлары һәм нигезләмәсе монда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында санкции импортозамещение Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре