Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулды. Еллар узса да, сугыш вакыйгалары һәм Җиңү китергән каһарманнар турындагы хәтер исән, тыл батырларының да Җиңүгә керткән өлеше онытылмый. Бүген бу батырлыкны махсус хәрби операциядә катнашучылар, авыр вакытта халыкны берләштерүче, хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар кабатлый. «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан, «Ватан хакына» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итә.
Приз фонды – 280 мең сум!
Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әйдәгез, әби-бабаларыбызның батырлыгын янә бер кат искә төшерик, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартыйк, бүгенге геройларны барлыйк, Ватаныбыз һәм халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен күңелләрдә ныгытыйк. Бәйгегә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителә. Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтыбызда басылып барачак. Җиңүчеләр исә ел ахырында – декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.
Бәйге номинацияләре
«Бабамнардан килгән батырлык» Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында язмалар кабул ителә.
I урын – 50 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум
«Мәрхәмәтле йөрәк» Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән тыл батырлары, илгә авырлык килгәндә халыкны берләштергән, ярдәм оештырган волонтерлар турында язмалар кабул ителә.
I урын – 50 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум
«Минем герой» 7–11 сыйныф укучыларыннан каһарманнар турында язмалар кабул ителә.
I урын – 30 000 сум шулай ук 10 000 сум күләмендәге 5 кызыксындыру бүләге
БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ ҺӘМ НИГЕЗЛӘМӘСЕ МОНДА
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез