Венера Сабитова: «Мин хәзер, СВОдагы егетләр кебек, андагы тормыш белән яшим»

Бер барып күрү кирәк! Актаныш районының Киров авылында гомер итүче Венера Сабитова әнә шулай ди. СВОда яраланган егетләр дәвалана торган госпитальгә бару аның тормышын үзгәртә. Авылдашының хәлен белергә барган җиреннән, ул хәзер – «Братство ветеранов боевых действий» берлеге әгъзасы да. Бу көннәрдә алар зур эшләр белән йөри. Махсус хәрби операциядә һәлак булган 4 якташ егеткә истәлек тактасы куеп, Батырлар аллеясы ачканнар.

– Без тыныч тормышта яшәсен өчен, гомерләре белән түләгән егетләрнең исеме киләчәк буыннарга да калсын, дип тырыштык. Авылдашларыма рәхмәт. Шушы уемны җиткерүем булды – шундук ярдәм итәргә ризалык бирделәр. 160 мең сум акча җыйдык. Авылыбыз мәдәният йорты каршындагы аллеяда хәзер Айзат Ахунов, Наил Сәхәбетдинов, Динар Сәлахов, Руслан Баянов исемнәрне мәңгеләштерелде, – дип сөйли Венера Сабитова. – Волонтер буларак, республиканың төрле районнарыннан киткән егетләргә ярдәм күрсәтәбез. Күбрәк Азнакай, Тукай, Мөслим, Әтнә, Актаныш, Арча районнары белән эшлибез. Әмма үтенеч килсә, берсен дә кире бормыйбыз.
Венера апа әйтүенчә, егетләр туган яктагыларның аларны онытмавын, үзләрен кайгыртуын белеп торырга тиеш.

– Моннан ике ел элек авылдашым янына Мәскәү госпиталенә барган идем. Андагы егетләрне күргәннән соң туктап булмый. Булышасы гына килеп тора. Аннары минем бер гадәтем бар: кешеләргә «юк» дия алмыйм, – дип сөйли Венера апа. – Үз энем СВОда булгач, мин егетләрнең хәлен бик яхшы беләм. Башкаларга ярдәм итә алсам да, энемә бер генә дә күчтәнәч кертә алмыйбыз. Ул бик эчтә. Башкаларны сөендереп, шул кешеләр рәхмәте энемне саклап йөртсә иде, дип телим инде. Бер посылка күчтәнәчнең кешене ничек сөендергәнен күпләр күз алдына да китерми. Ә егетләр өчен бу – шулкадәр рәхәт хисләр. Күбесе белән элемтәдә торам. Ирем Алмаска рәхмәт инде. Әгәр ул аңламаса, берни эшли алмас идең. Мин инде хәзер, СВОдагы егетләр кебек, андагы тормыш белән яшим. Алар монда кайтса, тизрәк китәргә ашыга. Ә мин исә, тизрәк тагын ярдәм җыярга да илтергә, дип яшим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре