Армиядә хезмәт итеп кайтам дип, туган авылы Керкәледән чыгып киткән Исмәгыйль Сафуановка җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Ул барысын да башыннан кичергән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә, җилкәгә салып, агач ташу.
1943 елның 15 ноябрендә Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ерак Көнчыгышта 246 нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Башта сержант званиесендә хезмәт итә, аннары пулемет взводы командиры була.
Ватан сугышыннан соң Япония белән сугышта катнаша. Ул тәмамлангач та, туган ягына кайта алмый, 1950 елда гына авылга кайтып төшә ул.
Исмәгыйль абый 1951 елда гаилә корып җибәрә, хатыны белән 70 ел бергә гомер итәләр. Өч ул һәм бер кыз үстерәләр. Исмәгыйль бабай янәшәсендә – кызы Наилә һәм кече улы Илдус, ә тагын бер улы Лениногорскида яши.
99 яшен тутырган Исмәгыйль бабай хәзерге көндә өйдә хәрәкәттә, ил-көн яңалыклары белән танышып бара, белгән догаларын укып, һәркемгә – тыныч тормыш, балаларына, оныкларына исәнлек тели.
Ветеран Исмәгыйль Сафуановка Лениногорск районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины исемен һәм юбилей медален Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов тапшырды. Чарада Лениногорск прокуроры Марсель Гыймаев һәм Керкәле авыл башлыгы Ленар Бигманов катнашты.
Сүз уңаеннан, Лениногорск районында 247 ветеран яши, алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар – 5, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары – 47, тыл хезмәтчәннәре – 243, ә 1 кеше «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез