Владимир Жириновский вафат

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский вафат булган.

Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Владимир Жириновскийга 75 яшь иде. Аның коронавирус белән авырганнан соң хәле начарланып, хастаханәгә салынганлыгы мәгълүм.

Моңа кадәр аның үлеме турында берничә тапкыр фейк хәбәрләр дә таралып өлгерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Жириновский

Көн хәбәре