Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский бу атнада бар вазыйфаларыннан да китәчәге хакында белдерде. Искәртик: әлеге кеше – партия лидеры булу өстенә шул партиянең парламенттагы фракциясе җитәкчесе, ул гына җитмәгән, Дума рәисе урынбасарларының берсе дә. Өч гариза да инде язылган, әзер, имеш. Тик… «Берүк китә күрсен, парламенттта бер сәяси клоунга азрак булыр», – дип сөенергә ашыкмагыз. Гаугалы сәясәтче гаризасында вазыйфаларыннан китү көне итеп… 2036 елның 1 маен күрсәткән…

Инде өч дистә еллап булыр, россияле кавем «яшник»тән тилемсәрәк театр карый. Ул «бер актер театры» форматында һәм анда бердәнбер һәм төп рольне «Россиянең атказанган артисты» Владимир Жириновский башкара. Артистны сәләтсез дип әйтеп булмый. Кушаматлары гына да ни тора аның: «Чиччолина», «Либералиссимус», «Клоун», «Юрист улы», «Баш либераст» «Жир». Килешегез, моның кадәр кушамат бер генә артистта да, бер генә сәясәтчедә дә юк. Аларны мәсхәрәле дип булмый, ләкин усал төрттерүле, ким дигәндә кинаягә төрелгән юморлы. «Артист» үзе дә – юморлы кеше, тик аның кайбер «юмор»ларыннан тәннәр чымырдап куя: «Минем кулларым чиста. Тик президент итеп сайлап куйсалар, алар терсәктән канда булачак». Ә төбәкләргә, халыкларга караш: «Чечняны чәнечкеле тимер чыбык белән уратырга! Беркемне чыгармаска һәм кертмәскә!», «Татарларның барысын да җыеп, Монголиягә куарга кирәк. Тарихи ватаннарына кайтып китсеннәр!», «Күрше төбәкләр ачлыктан шешенгәндә, Казан акчадан кабарды, туйдагы кебек яши!» «Тыйнак» лидер үзен, партиясен дә онытмый: «Бөтен кеше ЛДПРны, мине мактый. Менә шушы демократия була инде», «ЛДПРның башта җитәкчесе туды, аннан партия үзе. Нәкъ әүвәл Иисус Христос, аннары гына христиан дине яралган кебек».

Юләр үзен мактар, ярты юләр хатынын мактар, дигән төсле, әйткәннәренең соңгылары зыянсыздыр да, бәлки. Тик утыз елга якын парламент трибунасыннан аерым кешеләрне, сәясәтчеләрне, милләт хәтле милләтләрне мыскыл итү, аларга яла ягу, гаепләү нинди кысага сыя? Ни өчен шушы көнгә кадәр аны беркемнең дә җинаять җаваплылыгына тартканы, җәза биргәне юк? Ник ул һаман «обойма»да? Җаваплылыкка тартмыйлар гына түгел, әле бүләкләп тә торалар бит. «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының IV, III, II дәрәҗәдәгеләре күптән түшендә инде. Быел апрель азагында булачак юбилеена ул шушы абруйлы орденның I дәрәҗәдәгесен алыр, дип көтелә. Мондый хәлләрдән бер генә нәтиҗә чыгарып була: димәк, «атказанган артист» – кирәкле кеше. Димәк, либерализм белән демократия төшенчәләрен икесен дә үз партиясе атамасына тагып, аларның бәясен плинтус түбәнлегенә төшерергә алынган зат – власть проекты. Башкача бар мантыйк та югала. Элекке заманнарда ук шундый «шут»лар, шамакай персонажлар, ягъни нәрсә әйтсә дә яраган, сөйләннәренә реакция-кайтавыз түкми-чәчми падишаһка җиткерелеп торылган махсус клоун-провокаторлар булган ич…

Апрельдә 75 яшен тутырачак сәясәтченең соңгы сүзләрен ишеткәннән соң: «Ошбу зат 90га җитмичә кәнәфиен бушатмаячагын әйтә, анонслый», – дип уйлау, әлбәттә инде, чиксез беркатлылык булыр иде. Бу бернинди дә алхәбәр түгел: 90да, исән булган тәкъдирдә дә, әлеге сүзләрен ул ялгыш та искә алмаячак, бишбылтыр оныткан булачак. Аңа бары хәзер, бүген үк, тилемсә әтәч кебек, таң атамы-атмыймы, кычкырып калу кирәк. Тагын 15 елдан, кем әйтмешли, йә падишаһ, йә ишәк, йә ишәкне китап укырга өйрәтәм, диюче үләчәк. Пиарсыз, кәмиткә корылган, күз уңында калу өчен эшләнгән арзанлы рекламасыз яши алмый «либералиссимус». Чөнки жанрның таләбе шул. Нәкъ шул сәбәпле баш либерал-демократ чыгарган чираттагы мөгезгә карап, аз гына да гаҗәпләнәсе түгел. Гаҗәпләнәсе килгәндә, беренче булып, бу кешенең 1993 елдан башлап, әйткәнемчә, 28 ел буе Дәүләт Думасында утыруын, алты тапкыр (!) Президент сайлауларында катнашып, бишенче, дүртенче, хәтта өченче «призлы» урыннарны алуын искә төшерү урынлы. Биредә «Жириновский хакимияткә генә кирәкме?» дигән сорау туа. Ник аның тузга язмаган сүзләрен, кыланышларын бөтен илгә чыгарып селкиләр? Селкиләр, чөнки шуның ишене хихылдый-хихылдый йотып торган аудитория бар. Ул аудиториягә Думада кем утырса да барыбер, телевизорны кабызгач, кәмит кенә күбрәк булсын. Башкача әйткәндә, без тетмәсен күпме генә тетсәк, яманласак та, халыкның билгеле бер өлешенә җәнҗалчы ул зат кирәк булып чыга.
Мәсәлән, 2018 елгы Президент сайлау нәтиҗәләре буенча, сайлауга барган гражданнарның 5,6 проценты Илбашы итеп Жириновскийны күрергә теләгән. Сайлау хокукы булганнарның саны илдә якынча 110 миллион тәшкил итүен, шуларның 67,5 проценты тавыш бирүдә катнашуын белгәндә, ул сайлауда «юрист улы» тарафдарларының саны 4 миллион 158 мең кеше булганлыгын санап чыгарып була. Әйтергә кирәк, шактый зур сан. Эстония белән Литвада яшәүчеләрне бергә кушсаң, якынча шулкадәр чыга. Татарстанда 200 мең кешегә кимрәк тә әле.

Президент итеп Вольфовичны күрергә теләгән электоратка, дүрт миллионнан арткан ул армиягә нинди диагноз куярга соң? Жириновский Думада хатын-кызларны чәченнән сөйри, иң хурлыклы сүзләр белән мыскыллый, сугыша, фюрерның уңай сыйфатларын күрә, күпхатынлылык тәкъдиме белән чыга, «Мин һәрчак «сул»ларны яраттым. Сул хатын, сул эш, сул хезмәт хакы», – ди. Халык сайлау участогына бара да бюллетеньдә аның фамилиясен билгеләп кайта. Әлбәттә, ул кадәр кеше арасында беткә үч итеп тунны утка ягучылар – протест күрсәтеп, төп кандидатларга начар булсын, дип тавыш бирүчеләр дә бардыр. Тик «жириновскийчы»ларның күпчелеге – аңлавымча, власть сыйфаты белән тормыш сыйфаты арасында бәйләнеш күрмәүчеләр кавеменнән. Бездә бит халык, йомшак итеп әйткәндә, үзенчәлекле: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре белән баш катырмый.
Сәясәтче – җәмгыятьнең чагылышы, диләр. Башкача әйткәндә, җәмгыяте нинди – сәясәтчеләре шундый. Татарча бу әйтем «Мәхәлләсенә күрә – мулласы» дип атала. Үзен хөрмәт иткән дәүләттә «юрист улы»н – парламентның гына түгел, илнең, халыкның, җитәкчеләренең дә дәрәҗәсен төшерүчене, камерага япмаганда да, күптән инде театрга яисә цирка аткарган булырлар иде. Аткармыйлар. Чөнки Россиядә кайда артистлар, кайда сәясәтчеләр – әлегә аңлау авыр.

Наил Шәрифуллин


Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?” язмасына фикерләр

  1. Татарларны гына түгел, башкортларны да «трахома»лы Монголиягә куарга җыенган иде түгелме шул «юрист улы»?

Фикер өстәү