Шушы көннәрдә төп бүләкне Әлки районының Татар Борнае авылында гомер итүче, газетабызны 50 елга якын алдыручы Рәйсә һәм Рәис Минсәгыйровларга тапшырдык. Аны кияүләре Рәмис килеп алды.
– Әби белән бабай – бик акыллы, мәгънәле, ипле кешеләр. Алар мине үз уллары кебек кабул итте, мин дә үземнекеләр кебек яраттым. Төп бүләк отуларын белгәч, бөтенебез дә сөендек. Электр самокатында бабай үзе җилдерер инде. Игелеген күреп, рәхәтләнеп йөрсен, – ди Рәмис. – Сезнең кулыгыз җиңел булды бит әле. Моңа кадәр беркайчан да бүләк отмаган әби белән бабай, «Ватаным Татарстан»нан электр самокатлы булгач, район газетасы бүләген дә оттылар. Гомер уйламаганда чәй сервизы аларга эләккән. Менә шулай «ВТ» бүләге өстәүле булды. Без сезгә бик рәхмәтлебез. Газета укучыларны онытмаган, ике араны суытмаган, кешеләр проблемаларын хәл итеп, ил-көнгә кирәкле темаларны яктырткан өчен мең рәхмәт. Укучыларыгыз тагын да күп булсын!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез