Газетага язылу

«ВТ»ның баш мөхәррире: «Көрәш сөючеләр өчен зур бүләк әзерләдек»

Бу көннәрдә Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирына багышланган «Келәм һәм каләм бердәмлеге» дигән тәүге китап дөнья күрде.

«ВТ»ның баш мөхәррире: «Көрәш сөючеләр өчен зур бүләк әзерләдек»
Татар информ

Китапның һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин аның эчтәлеге турында сөйләде. «Муса Җәлил тууга 120 ел тулу уңаеннан һәм турнирны тарихта калдыру максатыннан зур һәм саллы гына хезмәт әзерләдек. Әлеге китапта турнир чемпионнары, аны кабул иткән шәһәрләр турында мәгълүмат, журналистларның әлеге турнир турындагы язмалалары урын алды. Аны әзерләгән вакытта шактый кызыклы фактларга юлыктык. Тамашачылар, көрәш сөючеләр өчен зур, саллы бүләк әзерләдек дип саныйм», – диде ул. Турнир 1965 елдан бирле Муса Җәлил истәлегенә уздырыла. «Безнең газета өчен әлеге турнирның әһәмияте бик зур. Буыннан-буынга күчә торган әлеге традиция редакция хезмәткәрләре өчен васыять итеп кабул ителә. Без аны зур түземсезлек белән көтеп алабыз, рәхәтләнеп уздырабыз», – диде Илназ Фазуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре