хәбәрләр
-
Яңалыклар
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2026» грантына конкурс буенча сайлап алу башланды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс сайлавы уздыру турында игълан итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икетелле белем бирүне популярлаштыруга һәм иң яхшы педагогик коллективларны бүләкләүгә юнәлдерелгән чара республикада 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Кравцов таныклыкның укытучыларга теләсә нинди хәлдә статусын расларга мөмкинлек бирәчәген әйтте
Укытучы таныклыгы педагогларга хакимият органнары белән хезмәттәшлек иткәндә, ташламалар алганда һәм һөнәри чараларда катнашканда үзләренең һөнәри статусын расларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км юл төзекләндерелә
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 24 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем фаразланмый.
-
Яңалыклар
Фәрид Адбулганиев Югары Ослан районында капиталь ремонт баручы яшүсмерләр клубында булды
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Югары Ослан авылындагы Яшьләр (яшүсмерләр) клубында булды.
-
Яңалыклар
«Аерылышкан ирем торагыннан улыбызга өлеш тиешме?»: укучы соравына «ВТ» җавап бирә
– Ирем белән 1983 елда өйләнешеп, 1999 елда аерылыштык. Бу чорда фатир алдык, торак – ирем исемендә. Аерылышканда, мин фатир бүлешүдән баш тарттым. Ирем исә күп еллар буе шунда яшәде.
-
Яңалыклар
Клиентларының 1,6 миллион сум акчасын урлаган хатын-кызны Камбоджадан Татарстанга кайтаралар
Түбән Каманың элекке туристлык агентлыгы җитәкчесе, аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнелүче Елена Мелентьеваны Камбоджадан Татарстанга кайтаралар.
-
Яңалыклар
Мөселманнарга нинди даруларны кулланырга ярамавын аңлаттылар
“Хәләл” комитетында мөселманнар өчен тыелган даруларны атап үткәннәр Составындагы хәрәм матдәләре кайбер даруларны мөселманнар өчен тыелган препаратларга әйләндерергә мөмкин.
-
Яңалыклар
Укучыларны имтиханнарга, репетиторларсыз гына, бушлай әзерләргә тәкъдим иттеләр
“Справедливая Россия” партиясе рәисе Сергей Миронов мәктәп укучыларын Бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) һәм Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) бушлай әзерләү мөмкинлеге булдыру тәкъдиме белән чыккан.
-
Яңалыклар
Россиянең 270 хәрбие Украина әсирлегеннән котылган
Россия һәм Украина “270кә270” формуласы буенча хәрби әсирләр белән алышкан. Бу хакта “ТАСС” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Казанда дөньякүләм “хәләл” стандартлары турында сөйләшәчәкләр
26-28 октябрьдә Казанда Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Генераль ассамблеясе утырышы узачак. Бу хакта “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры Максим Денисов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Россия Банкы төп ставканы үзгәрешсез калдырды
Россия Банкының Директорлар Советы бүгенге утырышында төп ставканы 14 процент дәрәҗәсендә саклап калу турында карар кабул иткән.
-
Яңалыклар
Балалар өчен «больничный» түләү кагыйдәләрен аңлаттылар
Россия Министрлар Кабинеты чирләп киткән баланы карауга 30 көн өстәргә тәкъдим итте. Россия Хөкүмәте авырып киткән баланы карау буенча түләнелүле “больничный”ның бер ел эчендәге максималь вакытын 30 көнгә арттыруны күздә тоткан закон проектын Дәүләт Думасына керткән.
-
Яңалыклар
Татарстанның эзтабарлары Идел буе округы буенча үткәрелгән слетта беренчелекне яулады
Татарстанның эзтабарлар хәрәкәте Идел буе округы буенча үткәрелгән слетта беренче урынга лаек булды. «Татар-информ» агентлыгында бу шатлыкны журналистлар белән дә бүлештеләр. Әлеге чараның максаты – эзтабарлар хәрәкәтен үстерү, Ватанны саклап һәлак булганнарның исемнәрен барлау һәм илебез тарихын өйрәнүгә җәлеп итү.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләрнең киләсе елда күпме ял итәселәре турында билгеле булды
Татарстанда 2027 елда 245 – эш көне, 120 – ял көне булачак. Ял көннәре – быелдагыга караганда бер көнгә кимрәк, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Бәйрәм көннәре түбәндәгечә: ·