хәбәрләр
-
Яңалыклар
Киләсе елга бала карау буенча максималь пособие 95,5 мең сумнан артып китәчәк
Эшләүче россиялеләр өчен бала карау буенча айлык пособиенең максималь күләме 2027 елда 95,5 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгында хәбәр иттеләр, дип хәбәр итә «РИА Новости» сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Чыгышы белән Казаннан булган элекке федераль министрга 300дән артык җинаять эше кузгатканнар
Россиянең элекке элемтә министры, чыгышы белән Казаннан булган Николай Никифоровка 300дән артыграк җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “ТАСС” эш материалларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Фәйзуллин һәм Миңнеханов ТР районнарына коммуналь техника тапшырды
Россия Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнарына коммуналь техника тапшыру тантанасында катнашты.
-
Яңалыклар
Пенсионерлар өчен иң югары хезмәт хакы тәкъдимнәре булган өлкәләрне атадылар
Транспорт, логистика, төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсендә эш бирүчеләр Россиядә пенсионерлар өчен иң югары хезмәт хаклары тәкъдим итә, дип күренә «Работа.ру» сервисы тикшеренүләре нәтиҗәләреннән. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда 13 ел эчендә үзара салым программасы буенча 3,4 млрд сум җыйганнар
Татарстанда 2013 елдан бирле гамәлдә булган үзара салым системасы кысаларында гражданнарга 13 ел эчендә, 2025 елга кадәр, 3,4 млрд сум акча җыю мөмкин булды.
-
Яңалыклар
Бүген республика буенча нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Илнар Сираев Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары бертавыштан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Илнар Сираев кандидатурасын хупладылар.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов губернатор Александр Авдеев җитәкчелегендәге Владимир өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу уздырды.
-
Яңалыклар
Казан егетен экстремистик символикалы тату ясаткан өчен хөкем итәчәкләр
Казанда 27 яшьлек егет үзенә РФдә тыелган экстремистик оешма символикасы белән берничә татуировка ясаган.
-
Яңалыклар
Прокуратура складтагы янгыннан соң тикшерү башлады
ТР Прокуратурасы Поперечно-Ноксинская урамында складта янгын чыкканнан соң тикшерү үткәрә.
-
Яңалыклар
Милли ММЧ форумында шәхси бренд турында сөйләштеләр
Казанда узучы XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумында шәхси бренд турында сөйләштеләр. Утырыш «Медиа буларак журналист: йогынты ясауның яңа технологияләре» дип исемләнгән.
-
Яңалыклар
«ВТ»ның баш мөхәррире XI Милли ММЧ форумында ясалма фәһем куллану турында сөйләде
Казанда XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы уза. Анда медиа вәкилләре үзара фикер алыша, цифрлы журналистика, визуаль контент, репортажлар әзерләү һәм башка темаларга остаханәләр уза.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Журналистика үзгәрә, яңа технологияләр һәм яңа эш рәвешләре гамәлгә кертелә»
Бүген журналистика бик тиз үзгәрә. Әмма аудитория алдындагы җаваплылыкны һәм аны ихтирам итү зарурилыгын истә тоту мөһим.
-
Яңалыклар
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева тоткарланган
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева тоткарланган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «ВодоходЪ» директорлар советы рәисе Виктор Олерский белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВодоходЪ» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Виктор Олерский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә РТ Рәисенең матбугат хезмәте.