хәбәрләр
-
Яңалыклар
Татарстан эшмәкәре хезмәткәре кул чугын өздергән өчен штраф түлиячәк
Татарстан эшмәкәренә ит кисүченең кул чугы өзелгәннән соң штраф салынган.
-
Яңалыклар
Азат Төхвәтуллинны сак астында тоту вакыты озайтылган
Мәскәүнең Мещан суды Finiko пирамидасын оештыручыларның берсе булган дизайнер Азат Төхвәтуллинның аресты вакытын озайтты. Бу хакта мәгълүмат суд сайтында чыкты.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт Советында 36 укучыга паспорт тапшырдылар
Бүген Дәүләт Советында паспортлар тапшыру тантанасы булды. Казанның 82 нче мәктәбендә укучы утыз алты бала төп документны социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова кулыннан алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Коронавирус эзләренең организмда күпме саклануын ачыклаганнар
Мәскәүнең Сеченов университеты галимнәре коронавирус эзләренең организм тукымаларында айлар һәм хәтта еллар буе саклануын ачыклаган.
-
Яңалыклар
Татарстанның 5 районында геопарк булачак
Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнарында геопарк булдырырга ниятлиләр. Республика Рәисенең шул хактагы указы проекты әлегә коррупциягә каршы тикшерү уза.
-
Яңалыклар
Даруларны бушлай алучылар исемлеген озайтырга җыеналар
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөрәк авырулы кешеләрне бушлай дәвалау программасын киңәйтергә тәкъдим иткән.
-
Яңалыклар
Иннополиста ясалма фәһем һәм стартапларга багышланган чара узачак
30 октябрьдә Иннополиста венчур инвесторлары һәм ИТ-компанияләр вәкилләре катнашындагы питч-шоуда технологик стартаплар тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук программа кысаларында «Бизнесу быть!» документаль фильмын күрсәтү һәм бизнеста ясалма фәһем куллану турында ачык фикер алышу планлаштырылган.
-
Яңалыклар
«Кызыл Кач» оешканга 140 ел тулды
Россия «Кызыл Кач» җәмгыятенең Татарстан бүлеге оешуга 22 октябрьдә 140 ел тулды. Биредә кемнедер беренче медицина ярдәм күрсәтергә өйрәнә, кайберәүләр кеше күңеленә тынычлык табарга ярдәм итә. Оешманың үз волонтерлары, донорлары да бар.
-
Яңалыклар
Мошенникларның домофонны алыштыру сылтавы белән акча урлаулары турында кисәттеләр
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, домофонны алыштыру сылтавы белән мошенниклар акча урлый башлаган.
-
Яңалыклар
Казанның тагын бер кафесында эчәклек таякчыгы тапканнар
Казанның Зорге урамында урнашкан “Дүшәнбе” кафесы эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктатканнар.
-
Яңалыклар
Казанда икенчел базардагы фатирлар бер ел эчендә 16,5 процентка кыйммәтләнгән
Казанда сентябрь аенда кулланылыштагы йортларда фатир бәясе уртача 10,6 миллион сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Рифкать Миңнеханов: «КДВ – яңа эшләнмәләрне тармактагы ихтыяҗ белән чагыштыру мөмкинлеге»
Kazan Digital Week халыкара форумы – ул яңа эшләнмәләрне тармактагы ихтыяҗ белән чагыштырып карау һәм аларны гамәлгә кертү турында фикер алышу мөмкинлеге.
-
Яңалыклар
Йөклелекне өзү турында мәгълүмат эзләүчеләргә комачаулык тудырырга җыеналар
Президент Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә интернеттагы эзләү системаларының йөклелекне ясалма өзү турында мәгълүмат эзләүчеләргә беренче чиратта хатын-кызларга социаль ярдәм турындагы мәгълүматлардан торучы ресурсларны күрсәтүе өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушкан.
-
Яңалыклар
Кыш бабай поезды 14 декабрьдә Казанга киләчәк
Казанга 14 декабрьдә Кыш бабай поездының килүе көтелә. Быел кышын ул Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан 11 шәһәрдә тукталыш ясаячак.
-
Яңалыклар
Сәрхушләргә һәм 16 яше тулмаганнарга хәтәр токымлы этләр белән урамда йөрүне тыярга мөмкиннәр
Дәүләт Думасының Экология комитеты якын араларда йорт хайваннары һәм сукбай хайваннар турында алты закон проектын карап тикшерәчәк.