хәбәрләр
-
Яңалыклар
Казанда иртәгә Татарстан һөнәри белем бирү осталарының республика форумы узачак
7 октябрьдә Казанда һөнәри белем бирү осталарының «Мастер 2030: от учебной мастерской к реальному производству» республика форумы була. Чара уникаль осталык үзәгендә үтәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыручылар бай программа әзерләгән
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. Фестивальнең төп партнеры – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Җәяүлеләр кичүе ишелү сәбәпле, Казан – Шәмәрдән юлының бер өлешен урап узарга кирәк булачак
Казан – Шәмәрдән юлында җәяүлеләргә юл аша чыгу өчен салынган җир өсте корылмасы җимерелгәнлектән, юлның бу өлеше ябылу сәбәпле, Иске Кощаково тирәсендә урау юл оештырылган.
-
Яңалыклар
Россиядә ислам банкингын даими гамәлдә булган механизм итәргә телиләр
Россиядә партнерлык финанславын эксперименталь режимнан чыгарырга һәм даими нигездә беркетергә мөмкиннәр. Вариантлар буенча хәзер фикер алышу бара, дип хәбәр итте «Известия»гә Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Гузнов. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә акыллы турникетлар урнаштыралар
Казанның «Г.Тукай мәйданы» метро станциясендә сынау проекты кысаларында интеллектуаль турникетлар урнаштыралар. Алар 50 процентка кадәр күбрәк пассажирларны үткәрә, метродан файдаланган өчен банк һәм транспорт карталары, QR-кодлар һәм биометрия аша түләп булачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Табиб салкын тидерүләр чорында иммунитетны ныгыту ысулларын санап үтте
Көзен иммунитетны ныгыту өчен контраст душ кулланырга мөмкин. Медицина фәннәре докторы, терапевт-иммунолог Владислав Жемчугов “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый киңәш биреп үткән.
-
Яңалыклар
Киләсе елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләме һәм яшәү минимумы арта
Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) киләсе елда 28 935 сумга кадәр, ә яшәү минимумы 20 227 сумга кадәр артачак, дип хәбәр итте Финанс министры Антон Силуанов. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда җәяүлеләргә юл аша чыгу өчен җир өстеннән салынган корылма җимерелеп төшкән
-
Яңалыклар
Татарстанда бер банк хезмәткәрләрен алдап, 60 миллион сум акча урлаганнар
Дәүләт ярдәме күрсәтү программасы кысасында бирелә торган акчаны законсыз юл белән үзләштерүгә бәйле тикшерү нәтиҗәләрен Куркынычсызлык федераль хезмәте идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
2027 елның мартында Татарстанда вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр
Татарстанда вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр. ТР Дәүләт Советында тикшерелә торган закон проектында шулай диелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда һәр гаилә тарихы теркәлеп бара»
Татарстан ЗАГС органнары һәр гаилә тарихын теркәп бара һәм буыннар истәлеген саклый. Ел саен республикада 123 мең гражданлык хәле акты рәсмиләштерелә, 535 мең юридик әһәмияткә ия гамәл башкарыла. Бу хакта бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтеп үтте.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт юридик бюросы СВОда катнашучыларга һәм гаиләләренә бушлай ярдәм күрсәтә
Ел башыннан бирле Татарстан Дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучы 8 кешегә паспортларын торгызырга ярдәм иткән.
-
Яңалыклар
Кредитларның кайчан арзанаерга мөмкин булуын әйттеләр
Россия Үзәк банкында төп ставканың кайчан нормаль ставкага – 7,5-8,5 процентка кире кайтырга мөмкин булуын аңлатканнар.
-
Яңалыклар
Алдагы өч елда Россиядә студент стипендияләренә 370 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк
2027-2029 елларда Россиядә студентларга стипендияләргә 370 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Мондый мәгълүматлар 2027-2029 елларга федераль бюджет проектына аңлатма язуында урын алган, дип яза РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда табиблар робот ярдәмендә катлаулы операция ясаган
71 яшьлек ир-ат Республика онкология диспансерына сидек куыгындагы 5х5 сантиметр зурлыктагы шеш белән мөрәҗәгать иткән. Шеш май катламына ук үскән була.