хәбәрләр
-
Яңалыклар
Ноябрь бәйрәмнәрендә Мәскәүдән Казанга сәяхәт итүчеләр саны 47%ка арткан
2026 елда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү чорында Мәскәүдән Казанга транспортның барлык төрләре белән баруга ихтыяҗ узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 46,8% ка арткан.
-
Яңалыклар
Леонц Эдер: «Казан бүген үк Универсиада кабул итәргә әзер»
Башкалабызга эшлекле сәфәр белән Халыкара университет спорты федерациясе (FISU)президенты Леонц Эдер килде.
-
Яңалыклар
Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
-
Яңалыклар
Россиядә гаилә ипотекасыннан 325 мең гаилә файдаланган
2026 ел башыннан алып Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасыннан 325 мең гаилә файдаланган.
-
Яңалыклар
Леонц Эдер: «Казан бүген үк Олимпиаданы кабул итәргә әзер»
Башкалабызга эшлекле сәфәр белән FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Леонц Эдер килде. Дәрәҗәле кунак Казанда соңгы тапкыр 2013 елда булган.
-
Яңалыклар
2027 елда студентларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк
Россиядә 2027 елның 1 сентябреннән һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениеләре студентларының, аспирантларның, ординаторларның һәм ассистент-стажерларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Kazan Digital Week» форумы – Татарстан IT-индустриясендә төп вакыйга»
Бу атнада республикабыз башкаласында чираттагы «Kazan Digital Week» халыкара форумы узачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Юрист машина йөртү таныклыгын «МАКС» аша күрсәтергә мөмкин булуы турында сөйләде
Машина йөртү таныклыкларын өйдә оныткан машина йөртүчеләр аларны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә «Макс» платформасы аша күрсәтергә мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига автоюрист Лев Воропаев. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда хатын-кыз, саклык акчасын «коткармакчы» булып, мошенникларга эләккән
Казанда 72 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбанына әйләнгән. Бу хакта «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Лаеш районыннан СВО зонасына өч гуманитар ярдәм фурасы җибәрелде
Лаеш районыннан гуманитар ярдәм белән өч фура Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә хәрбиләргә китерелде. Бу район тарафыннан ел башыннан җибәрелгән 13 нче, 14 нче һәм 15 нче колонналар. Йөкне муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов делегация белән озата йөрде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга никахлашканчы бергә яшәү рөхсәт ителәме икәнен аңлатты
Никахны рәсмиләштергәнче мөселманнарның бергә яшәве рөхсәт ителми. Гаилә кору өчен дини тантана узарга да, ЗАГС органнарында мөнәсәбәтләрне теркәргә дә кирәк. Бу хакта Россия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы сакланачак
Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Түбән Кама районыннанхәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен озаттылар
Түбән Камадан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркеме Россия Кораллы Көчләренә сроклы хезмәткә китте. Бу хакта Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Табиб биек үкчәле туфлинең зыяны турында сөйләде
Биек үкчәле туфли – көн саен кию өчен түгел. Ортопед Андрей Литвиненко “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта кисәткән.
-
Яңалыклар
Республика фермерлары җиде көн эчендә 871 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан
Татарстанда ярминкәнең җиде көнендә фермерлар 871,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.