Питрәч районының Көек авылында гомер иткән Гөлинә Зиннәтуллина өч баласын ятим, ирен тол калдырып, әти-әнисе, туганнарын сагышка салып арабыздан китеп барды. Иң олы сабые быел беренче сыйныфка укырга бара.
– Авырыйм дип зарланганы булмады. Ә 5 август көнне, эче авыртуга түзә алмагач, «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Әмма табиблар, куркыныч юк, дип, аны өендә калдыралар. 8 август көнне бу хәл тагын кабатлана. Түзеп булмаслык дәрәҗәгә җиткәч, ире аны Казан хастаханәсенә алып барган. Табиблар тиз арада гинекология буенча операция ясарга карар кыла, – дип сөйли Гөлинәнең апасы Гөлназ. – Реанимациядән чыгаргач, сеңлемнең хәле авырая. Ул клиник үлем кичерә. Шуннан соң аның йөрәгенә операция ясыйлар. Стент куялар, бар да артта калган кебек була. Әмма Гөлинәнең йөрәге туктый. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Әле бит 2 августта гына Теләче районының Югары Мәтәскә авылында барыбыз бергә туган йортта очрашкан идек. Ул-бу сизелмәде, сеңлем үзен бик тыныч тотты. Артык сөйләшмәде. Кем белгән аны соңгы сөйләшү, соңгы күрешү дип?
Кияүгә чыкканчы Гөлинә Казан онкология диспансерында эшли. Беренче баласын табарга декретка китә дә, шуннан соң эшкә чыгып тормый, икенчесен, аннан өченчесен алып кайта. Олы кызы Айзиләгә – 7, улы Айзатка – 5, иң кечесе Айлинга киләсе елның гыйнварында 3 яшь туласы булган.
– Шуннан соң эшкә чыгам дип сөйләште. Үз йортларында яшиселәре килеп, Көек бистәсенә күченделәр. Нинди матур хыяллар белән яшәгән гаилә иде. Йортларын кредитка алдылар. Яшисе дә, яшисе иде бит. Киявебез Алмаз белән матур гомер иттеләр. Аны бигрәкләр кызганабыз. Ул бирешми, балаларны үзем үстерәм, бер-берсеннән аермыйм, ди. Без дә ташламабыз, Алла бирса, – ди Гөлназ. – Гөлинә өч кыз туганның уртанчысы иде. Өчебез дә Казанда тормыш кордык. Ничек тә бергә-бергә авырлыкны җиңәрбез, балаларга ятимлекне сиздермәскә тырышырбыз.
Балалар дигәннән, Гөлинәнең үлемен олы кызы Айзиләгә әйткәннәр. Кечеләре әле аңлап бетерми.
– Айзиләбез кечкенәдән бик акыллы бала булды. Әнисенә әллә нинди сораулар биреп, аны таң калдыра иде. Әнисен бик сагына. «Чәчләремне кем үрер, матур прическалар кем ясар инде?» – ди. Шул сүзләрне ишеткән саен йөрәк өзгәләнә. Үзе безне юаткан була. «И дәү әни, сиңа читен инде, өч кызың бар иде, ике генә калды», – ди. Сабый күңелендә ни барын кемнәр белсен. Әле менә әтиләре авылдан балаларны өйләренә алып кайтканчы сеңлемнең киемнәрен җыеп куйдык. Балаларның исенә төшеп тормасын дидек, – ди Гөлназ. – Сеңлем турында күршеләре дә мактап кына сөйли. Үз туганыбыз кебек иде, диләр. Бик кешелекле, ярдәмчел иде ул. Гел булышырга гына торды. Үзенә генә ярдәм итеп булмады. Авыл зиратына алып кайтып җирләгәнче, үлгәненә ышана алмадык. Ә хәзер барыбыз да хәсрәт эчендә янабыз. Язмышына шулай язылгандыр инде, берни эшләп тә булмый. Үлеме дә серле булды. Әллә безгә әйтми генә авырып йөрдеме икән? Башта мең уй. Өч туган бергә гөрләшеп яшәгәндә, йөрәкнең бер чите кителде.
Ятим калган өч балага дип ярдәм оештырганнар. Зиннәтуллиннарга булышырга теләүчеләр Гөлназ Марсель кызы Шакирова исемендәге картага акча күчерә ала. Карта 8 919 691 71 85 телефон номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез