Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды.
Элекке ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре Дәүләтшина Дания Салих кызы 2 июль көнне 93нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.
Дания Дәүләтшина 1934 елның 3 мартында ТАССР Чистай шәһәрендә туа.
1955 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында биология һәм география укытучысы булып эшли башлый. Колхозның комсомол оешмасына җитәкчелек итеп, зур активлык күрсәтә һәм ВЛКСМның Алексеевск район комитеты беренче секретаре итеп сайлана.
Дания Салих кызы 1960 елда КПСС Биләр район комитеты секретаре вазыйфасына сайлана, 1965 еда Лаеш район Советы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.
Дания Дәүләтшина 1970 елда КПССның Лаеш район комитеты беренче секретаре булды. Район аның җитәкчелегендә уңышлы үсте, юллар, торак йортлар төзелде, яңа дәвалау һәм мәгариф учреждениеләре, мөһим производство объектлары калкып чыкты. Эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен Лаеш район комитетына КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырылды.
Дания Салих кызы VIII – XI чакырылышларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайларды. 1979-1990 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре вазыйфасын биләде. Аның катнашында социаль әһәмиятле күп кенә закон проектлары кабул ителде, ул республика Югары Советы Президиумы даими комиссияләре эшен көчәйтте. Җирле советлар эчшәнлегенең сыйфатын яхшыртуны аерым игътибар үзәгендә тотты.
Хатын-кызлар хәрәкәтен торгызу Дания Дәүләтшинаның аерым зур казанышына әйләнде. Ул республика хатын-кызлар советына җитәкчелек итеп, ана һәм бала сәламәтлеген саклау, хезмәт шартларын яхшырту һәм үсеп килүче буынны әхлакый яктан тәрбияләү мәсьәләләре белән актив төстә шөгыльләнде.
Бетмәс-төкәнмәс көч-энергиясе, куелган максатка ирешүдәге ныклыгы, һөнәри тәҗрибәсе, кешеләргә карата ихтирамлы, итагатьле мөнәсәбәте Дания Дәүләтшинага коллегалары арасында һәм җәмәгатьчелектә зур абруй-хөрмәт китерде.
Дания Дәүләтшинаның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Алар арасында – Октябрь революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан” медале, РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, “Дуслык” ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел” медальләре, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы.
Дәүләтшина Дания Салих кызының якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, М.Г. Әхмәтов, Ф.Х. Мөхәммәтшин, И.Р. Метшин, Ә.С. Губайдуллин, Д.А. Иванов, С.А. Демидов, И.Ф. Зарипов, З.Р. Вәлиева.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез