Газетага язылу

Җылы тәнеңдә тузсын: көзге кием-салым базары ни хәлдә?

Ноябрьнең беренче көннәре кыш якынлашканны искә төшерде: беренче кар яуды, туңдырды, салкынайтты. Җылы киемнәргә төренергә вакыт. Белгечләр әйтүенчә, быелгы көз гардеробны яңартуга бәйле чыгымнарны арттырды гына.

Җылы тәнеңдә тузсын: көзге кием-салым базары ни хәлдә?
Ав

Шул ук вакытта халык арасында яңа пальто, куртка сатып алуны кичектерүчеләр саны арта. Көзге кием-салым базары ни хәлдә? «ВТ» бәяләрне исәпләп карады.

«20 мең китте»

Лаеш районының Кече Кабан авылында яшәүче Лилия һәм Роберт Хәкимовлар чананы гына түгел, гаиләдәге өч балага җылы киемнәрне дә җәйдән үк әзерли.

– Олы улыбызга – ундүрт, кызларыбызга – алты һәм җиде яшь. Безнең гаиләдә кечерәйгән күлмәк-чалбар бер баладан икенчесенә «мирас буенча» калмый. Кибеткә баргач, бер түгел, ә өч пар кием-салым алырга туры килә, балалар тиз үсә бит, – дип сөйли Лилия. – Балаларның матур кием кияселәре килә. Ә мин сыйфатлы булсын дим. Хәзер балалар һәм үсмерләр өчен кием-салым сайлау мөмкинлеге зур түгел. Кибетләрдә булса да, кыйммәт. Базарда сыйфатсыз товар күп. Без балаларны күбрәк маркетплейслардан киендерәбез. Көзгә җылы кием-салымны җәй көне үк карый башлыйм. Чөнки бәяләр арзанрак, ошамаган куртка, ыштанны кире җибәреп, яңасын сайларга вакыт та бар. Быел көзгә өч балага өч куртка, кызларга җылы аяк киемнәре, олысына җылы чалбар, кофта, һәркайсына шапка, перчатка сатып алдык. Барысына бергә егерме мең сум тирәсе акча китте. Әле ярый алдан алып куйганмын. Беркөнне маркетплейска махсус кереп карадым, мин җәй көне 3,5 мең сумга сатып алган малайлар курткасы хәзер 5 мең сумнан артык тора. Кием-салым сатып алу гаилә чыгымнарының шактый өлешен алып тора. Бигрәк тә сезонлы киемнәр, әмма ансыз да булмый. Андый вакытта җылы илләрдә яшәүчеләргә кызыгып куям, ни җылы кием кирәкми, ни җылылык өчен түлиселәре юк.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру барышында ачыкланганча, россиялеләрнең 45 проценты кием-салым сатып алуга айлык хезмәт хакының уртача 5–10 процентын тота. Илдә яшәүчеләрнең өчтән беренең – моңа 11–20 процент, 16 процентының 21–30 процент акчасы китә. Респондентларның 82 проценты кием-салымны маркетплейслардан сатып алуын әйткән. Элеккечә кибеткә йөрүчеләр – 62 процент. Интернет-кибетләргә өстенлек бирүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк (68 процент).

Кибетме, маркетплейсмы?

Стилист Диана Әһлиуллина фикеренчә, быелгы кебек кояшлы, җылы көз гардеробны яңартуга киткән чыгымнарны арттырды гына.

– Көзгә җылы һәм уңайлы кием-салым сайларга вакыт күп булды. Тик кирәклесе белән беррәттән, кәефкә карап, артыгы да шактый сатып алынды. Бүгенге һава торышы сентябрь-октябрьдә җылы көздә киеп калырга дип сатып алган ачык төсләрдәге юка пальто, курткаларга туры килми. Ә көзнең тагын бер ае бар әле, – ди ул.

Белгеч фикеренчә, сезонлы кием сатып алганда киң таралган тагын бер хата – ташламаларга кызыгу. «Бер кием икенчесен тулыландырып торырга тиеш. Мәсәлән, 50 процент ташлама белән сатыла торган кызыл төстәге аяк киеменә күзегез төшкән икән, иң элек аны нинди чалбар, куртка белән киячәгегезне уйлап куегыз. Югыйсә ул тартмасыннан да чыкмаячак. Ир атлар һәм балалар киеме белән дә шул ук хәл. Куртка, пальто, аяк киеме –гардеробның көн дә кирәкле база өлеше. Аларны төрле аксессуарлар ярдәмендә төрләндерү җиңелрәк. Шуңа күрә аяк киеме сатып алганда ташламаларга кызыгырга түгел, ә аның сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Арзанлы товарлар, гадәттә, синтетик тукымадан яки ясалма күннән эшләнгән була, алар салкында җылыны начар саклый».

Кибетме, маркетплейсмы? Диана Әһлиуллина әйтүенчә, бүген интернет-кибетләрдә сыйфатлы товар шактый. «Бигрәк тә сүз күлмәк, футболка, җылы кофта турында барса, маркетплейсларда сайлау мөмкинлеге начар димәс идем. Интернет-кибеттә кием-салым сайларга ярдәм итегез әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Андыйларга «онлайн капсула» җыябыз. Бу кием-салымны дөрес сайларга ярдәм итеп кенә калмыйча, вакытны да янга калдыра», – ди белгеч.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе мәгълүматларына караганда, бу елның беренче яртыеллыгында илдә кибетләрдә кием сату – 3, ә аяк киеме сату 12 процентка кимегән. Белгечләр моны сатып алучыларның, очсызрак товар эзләп, интернет-кибетләргә күчүе белән аңлаткан. Әйтүләренә караганда, бүген аяк киеменең һәр икенче пары интернет аша сатыла. Бу елның беренче яртысында илдә онлайн сәүдә базары әйләнеше 1,04 триллион сум тәшкил иткән. Үсеш – 16 процент. Тик интернет-кибетләрдә бар да ал да гөл түгел. Маркетплейсларда туздырган акча күләме артса да, сатылган товар күләме кими, ди белгечләр. Чыгымнарны күпме генә киметергә тырышсак та, акча янчыгын инфляция «ашый».

Җылы көз бәласе

Көзге кием-салым сатып алу күпмегә төшкәнне «ВТ» хәбәрчесе дә санап карады. Ял көне булгангамы, әллә моңа кадәр көннәр җылы торгач, халык җылы киенергә ашыкмаганмы, башкаладагы «Порт» базары гөрләп тора.

– Һава торышы сәүдәне боза, – ди ирләргә көзге һәм кышкы курткалар сатучы Илһаметдин. – Соңгы бер-ике елда кыш җылы булгач, калын курткалар алып кайтуны туктаткан идек инде. Хәзер көзге курткалар да юньләп сатылмый башлады. Товар августта ук килде, үтүкләдек, элдек. Ә алучы юк. Менә бу көннәрдә генә җылы куртка эзләп килә башладылар. Югыйсә кышкы курткаларны сатар вакыт җитте. Бәяләр узган ел дәрәҗәсендә. Өстәмә керем алудан бигрәк, булган бар товарны тизрәк сатып бетерергә кирәк. Ирләр өчен куртканың төсе, фасоны артык мөһим түгел, уңайлы булса, шул җиткән.

Базар бәяләре (сумнарда)

Хатын-кызларга:

җылы куртка – 5000

табигый мехлы озын куртка – 12000

җылы чалбар – 2100

кыска аяк киеме – 2500

бизәкле шәлъяулык – 1000

Ирләргә:

җылы куртка – 6500

җылы күлмәк – 1600

көзге аяк киеме – 2800

Балаларга:

комбинезон – 6000

башлык – 1000

көзге аяк киеме – 2500

перчатка – 350

Хатын-кызлар өчен кием-салым сатучы Гөлфирә ханым әйтүенчә, бу көздә замш тукыма модада. «Замштан тегелгән чалбарлар, курткаларга ихтыяҗ зур. Көздән бирле Кытайдан икенче тапкыр товарга заказ бирәбез инде. Үзебездә дә тегәләр. Мәскәү өлкәсендә фабрикалар бар. Әмма чит илдән кайтарту арзанракка төшә. Кыска замш куртка биш-алты мең сум тора. Мондый курткада нуль градуста да салкын түгел әле», – ди сатучы.

Әниле-кызлы Наилә һәм Илзилә Сабитовалар базардан буш кул белән чыгып килә. «Биектаудан кадәр килдек. Көзгә бераз өс-башны яңартасы килгән иде, – ди Наилә апа. – Базарны ике әйләндек, тик ошаган әйбер тапмадык. Бөтен кием-салым бер төрле, йә тар, йә кыска. Юк кына «пуховик» өчен дә 5–6 мең сум сорыйлар. Базардагы курткаларга карап-карап тордык та, өстебездәге кием дә бик яхшы икән әле, дип кире борылдык. Ярар, акча янга калды.

Фикер

Наталья КЕРМЕДЧИЕВА, Күчемсез сәүдә милке һәм ритейл экспертлары ассоциациясе (АТЭР) аналитигы:

– Ел нәтиҗәләре буенча, ил күләмендә кием-салым һәм аяк киеме сату күләме узган елгы белән чагыштырганда 5–7 процентка кимрәк булырга мөмкин. Бу онлайн-кибетләргә дә, ваклап сатуга да кагылачак. Моңа китергән сәбәпләрнең берсе – бәяләрнең үсүе. Халыкның сизелерлек өлешенең акчаны сакчыл куллануга күчүе дә йогынты ясый. Хәзерге эчке базар шартларында илдә яшәүчеләрнең бер өлеше гардеробны яңартуны кичектерәчәк. Вазгыятьне «кара җомга»га һәм Яңа ел алдына бәйле ташламалар да әллә ни үзгәртә алмаячак. Соңгы елларда бу чорда сатып-алулар санының сизелерлек артуы күзәтелми.

(«Коммерсантъ» басмасыннан).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре