Газетага язылу

Ышаныч билгесе: Казанда SMIIC утырышлары узды

Татарстан башкаласында Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе институтының (SMIIC) төп чаралары уза. Программа кысасында SMIIC Директорлар советының 32 нче утырышы һәм Генераль ассамблеясының 21 нче утырышы узды, халыкара килешүләргә кул куелды. 50 гә якын ил вәкилен җыйган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та катнашты.

Ышаныч билгесе: Казанда SMIIC утырышлары узды
Фото: Татар-информ

– SMIIC оешмасы утырышларының Казанда узуы – безгә ышаныч белдерү белән бергә, илебезнең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән эшчәнлеге нәтиҗәсе дә. Хәләл индустрия икътисадның мөһим тармагына, Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы ышанычны ныгыта торган өлкәгә әверелде, – дип ассызыклады Фәрид Абдулганиев.

Аның сүзләренчә, бүген республикада 150 дән артык җитештерүче «Хәләл» стандарты буенча эшли. Узган ел экспорт өч тапкыр артып, 45 миллион долларга җиткән, ә быел 9 айда инде 35 миллион доллардан артып киткән.

– Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты – Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында сертификацияләү органы буларак дәүләт аккредитациясе алган беренче һәм бердәнбер комитет. Әлеге оешма – бу эшнең таяныч ноктасы, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Без, үз чиратыбызда, утырышта фикер алышуның хәләл индустрия юнәлешендә эшчәнлекне камилләштерү өчен нәтиҗәле булуын көтәбез. Татарстанның хәләл сертификацияләү һәм җитештерү үзәге буларак статусын күтәрү республикабызның һәм бөтен Россиянең рухи-мәдәни абруен ныгытыр иде.

Фәрид Абдулганиев 2027 елда Татарстанда хәләл продукцияне тикшерү һәм тест уздыру өчен лаборатория ачылачагын да хәбәр итте.

– Мондый лаборатория барлыкка килү хәләл индустрияне үстерүдә һәм тикшеренүләрне, сертификацияләүне яхшыртуда зур казаныш булыр иде, – дип белдерде ул.

Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) башлыгы Антон Шалаев чараның илкүләм әһәмиятен ассызыклады.

– Россия өчен SMIIC ул – тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә яңа ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру һәм яңа хезмәтләр күрсәтү дә. Безнең алымнар, бердәм стандартлар, продуктларга кагылышлы үтә күренмәле процедуралар үзара сәүдә элемтәләрен көчәйтеп кенә калмый, ә Россия һәм башка илләрдә яшәүчеләрнең ышанычын яуларга да мөмкинлек бирә, – диде ул.

Утырышта ике килешү имзаланды. Аларның берсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының стандартлаштыру һәм метрология институты арасында төзелсә, икенчесе SMIIC белән Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең хезмәттәшлеген күздә тота.

– Без бүген Ислам дөньясының бер үзәге булган бай тарихлы һәм мәдәниятле Казанда очраштык. Хәрәкәтебез көннән-көн көчәя бара. Хәзер без техник мәсьәләләргә, бигрәк тә стандартлаштыру, метрология һәм аккредитация процедураларына игътибар итәбез. 2026 елның сентябрендә Туниста Аккредитацияләү буенча совет сигезенче очрашуын үткәрде, анда 2029 елга кадәр өч еллык үсеш планы кабул ителде. Тиздән Әбу-Дабида Метрология советының унсигезенче очрашуы узачак, – диде SMIIC генераль секретаре Ихсан Овүт һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.

        

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре