Ышаныч югалмасын: ришвәтчелек белән тотылган түрәләргә чаралар күрелә

Кадерен белмәсәң, соң була. Татарстан Рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов сүзләренә караганда, быел тугыз айда республиканың дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнарында 116 тикшерү уздырылган.

Ышаныч югалмасын: ришвәтчелек белән тотылган түрәләргә чаралар күрелә
Илдар Мөхәммәтҗанов

Аның барышында 83 кеше җаваплылыкка тартылган. Алты түрә, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән җибәрелгән. Лаеш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алексеевск һәм Кайбыч районнарында эшләгән җирле депутатлар бу.

– Аларның бер ише керемнәре турында дөрес мәгълүмат тапшырмаган, кайберләренең чит ил акцияләре барлыгы ачыкланды, – дип ачыклык кертте Рөстәм Гаязов журналистлар белән очрашуда. – Аларның барысы да ышаныч югалткан затларның илкүләм реестрына кертелде. Хәзерге вакытта анда республикадан 40 кеше исәпләнә. Бу реестрга эләгү – хезмәт юлыңа нокта кую дигән сүз. Ул киләчәктә эшкә урнашканда да исәпкә алыначак. Моннан тыш, ышаныч югалту аркасында шушы реестрга эләгүчеләр лаеклы ялга чыккандагы ташламалардан да мәхрүм ителә.

Әйтергә кирәк, узып бара торган ел республикада түрәләргә бәйле шау-шулы җинаять эшләре белән дә истә калачак. Хокук сакчылары, аларга карата таләпчән булуын күрсәтеп, башкаларына да кисәтү ясый. Сабак алалармы?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, шәһәрдә ришвәтчелеккә каршы үзләренең махсус программалары эшли. Ул 2028 елга кадәр исәпләнгән. Берничә ел элек җирле җитәкчелек тарафыннан күрелгән чаралар ярдәмендә 3 миллиард сумлык 58 җир участогы муниципаль милек карамагына кайтарылган. Ул җирләрдә Рус драма театры, «Адымнар» мәктәбе, «Акчарлак» балалар бакчасы, КАМАЗ полигоны кебек күп төрле социаль объектлар пәйда булган.

– Ришвәтчелеккә каршы көрәшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Эшкә кеше алгансың икән, тәрбияләргә кирәк, диләр. Әмма яше утыздан узган кешене тәрбияләп ятарга вакытыбыз юк. Муниципаль хакимият органнарының эше түгел бу, – дип саный Наил Мәһдиев.

Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган очрашуда Алексеевск һәм Чирмешән районнарында бу юнәлештә ни рәвешле эш алып барулары турында да сүз булды. Аерым алганда, Алексеевск районында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне көйли торган ике комиссия эшләп килә. Район башлыгы Сергей Демидов сүзләренә караганда, дәүләт сатып алулары да җитди күзәтү астында башкарыла.

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов белдерүенчә, күп кенә хезмәтләрнең халыкка Дәүләт хезмәтләре порталы һәм күпфункцияле үзәкләр аша күрсәтелүе мәсьәләне кыек юллар белән чишәргә яратучыларга чик куя.

– Быел районда 266 норматив акт һәм проект ришвәтчелеккә каршы тикшерү узды. Декларация кампаниясе алдыннан махсус укулар оештырабыз. Анда декларация тутыру тәртибе җентекләп аңлатыла. Татарстан Рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе тарафыннан да андый укулар еш оештырыла. Болар бар да муниципаль хезмәттә булучылар өчен җаваплылыкны арттыра, – ди район башлыгы.

Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә халыктан килгән мөрәҗәгатьләр дә ярдәм итә. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Халык контроле» системасында ришвәтчелек мәсьәләләренә багышланган махсус бүлек бар. Быел анда барлыгы 36 мөрәҗәгать килгән.

– Дөресен генә әйткәндә, «Халык контроле»нең башка бүлекләренә килгән мөрәҗәгатьләр арасында да ришвәтчелек исе сизелгәннәре шактый. Әйтик, араларында өй янындагы шул бер участокта ничә еллардан бирле төзекләндерү эшләре барудан зарланучылар бар. Икенче берләре йорттагы өч подъездның берсендә ремонтның җиренә җиткереп башкарылмавыннан зарланган. Аларның һәркайсы ришвәтчелеккә бәйле булырга мөмкин бит. Шуңа күрә берсе дә игътибардан читтән калмый, – диде Сәрия Сабурская.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре