Газетага язылу

Татарстан башкаласында тәүге тапкыр БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы уза

Беренче, әмма төерле түгел. Татарстан башкаласында 10–13 ноябрьдә тәүге тапкыр БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы уза. Дүрт көн дәвамында анда 50 меңләп кеше катнаша. Форумның эшлекле программасына 140 ка якын чара кертелгән. Ул киләчәктә Россиядә ел саен үткәрелә торган төп төзелеш вакыйгаларының берсенә әверелергә дә мөмкин.

Татарстан башкаласында тәүге тапкыр БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы уза

«Төзергә теләк бар»

Чараның урыны да, вакыты да очраклы түгел. Ачылыш тантанасында чыгыш ясаганда Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Константин Михайлик әнә шундый фикер белдерде.

– Безнең тармак илебезнең умыртка баганасы булып тора. Бу – эчке тулай продуктның 6 проценты тармакка туры килүгә, биредә 12 миллион кеше эшләүгә генә бәйле түгел. Без сезнең белән бөтен гомеребезне үзебез төзегән биналарда үткәрәбез. Тормыш бала табу йортында башлана. Аннары балалар бакчалары, мәктәпләр, эш урыннары, торак йортлар... Боларның барысын да без төзедек, – диде ул.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, форум башланыр алдыннан оештыручылар, төзелештә бүгенге вазгыятьтән чыгып, чара ничек узар икән, дип борчылган. «Әмма беренче очрашулар ук һөнәри бергәлекнең кәефен күрсәтте. Бернинди курку юк. Төзергә теләк бар, иртәгәгә ышаныч бар», – диде Константин Михайлик.

Казанга карап

Татарстанда төзи беләләр. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин форумда хәбәр итүенчә, бу елның тугыз аенда Татарстанда төзелеш эшләре күләменең бәясе 753,3 миллиард сум тәшкил иткән. Республика тулай төбәк продуктында төзелеш тармагының өлеше 7 процентка җитә.

«2025 елда Татарстанда 3,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Шул ук вакытта алга таба төзелеш планы төп өч агломерациягә бәйле. Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрендә торак төзелеше мәйданы 56,8 миллион квадрат метр булыр дип фаразлана. Шуның 28,9 миллион квадрат метры – Казан, 16,6 миллион квадрат метры – Кама, 11,3 миллион квадрат метры Әлмәт агломерацияләренә туры килә», – дип сөйләде министр.

Төзеп кенә эш бетми, билгеле. Бу елның гыйнвар–сентябрь айларында Татарстанда 111,3 миллиард сумлык торак сатылган. Узган елның шушы ук чорында әлеге күрсәткеч – 126,7 миллиард сум. Сату 12,2 процентка кимегән. Дөрес, ел ахырына кадәр вакыт бар әле. Сентябрьдә, мәсәлән, сату-алу 16,8 процентка арткан. 

Тармакта 425 предприятие эшли. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикадагы кече һәм урта предприятиеләр 51,7 миллиард сумлык товар төяп озаткан.

Чит илдә фатир һәм бәрәңге

Хәер, төзелеш тармагы яңалыкларын ишетеп кенә калмыйча, форум кысасында уза торган Күчемсез милек һәм Төзелеш материаллары күргәзмәләренә килеп күрергә дә мөмкин. Анда илнең төрле төбәкләреннән 50 дән артык төзелеш оешмасы, 70 ләп җитештерүче тәкъдим ителгән. Күргәзмәләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да карады.

Күчемсез милек сатучылар кунакларны төрлечә кызыктырырга тырыша. Илнең көньяк төбәкләрендә торак төзи торган оешма форумга Петр исемле робот алып килгән. Аңлашыла ки, аның белән фотога төшкәндә фатир алырга да үгетләячәкләр. Казан төзелеш оешмаларының берсе йомшак дивар янында фотога төшү тәкъдименнән тыш, туңдырма белән дә сыйлый. Дөрес, башта оешманың социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсенә язылырга кирәк. Шунда ук икенче бер оешма кыйммәтле бүләкләр уйната. Тик фатир сатып алу ниятен белдерүчеләр арасында гына. Краснодар краенда – 22 квадрат метрлы фатир-студияне 3 миллион сумга, Азәрбайҗанда 38 квадрат метрлы торакны 6 миллион сумга сатып алырга мөмкин.

Төзелеш материаллары күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов, шаяртып, төзелеш инструментын теш дәвалау инструменты белән дә чагыштырды. Бу хактагы видеоны «МАКС» каналына Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова куйды.

Ә менә Белоруссиядән Казанга зур-зур тракторлар белән бергә бер капчык бәрәңге дә алып килгәннәр. «Бәрәңге белән генә түгел, техника белән дә шаккатырабыз», – дип язып куйганнар капчык тышына.

Биредә үк Рөстәм Миңнеханов катнашында килешүләр дә имзаланды.

 

Бергә эшлибез

Төзелеш тармагы һәм бүгенге чынбарлык турында сөйләшү пленар утырышта дәвам итте. Форумда катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видеосәламләү юллады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты тормышка ашырыла, аның төп максаты – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Әлеге эшнең асылын исә торак төзелеше тәшкил итә. «Шул ук вакытта йорт янында эш урыннары, социаль объектлар, транспорт һәм төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр булуы мөһим. БРИКС иң яхшы халыкара тәҗрибәләр белән алмашу өчен зур мөмкинлекләр ача», – диде Россия вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, БРИКС халыкара төзелеш атналыгы илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, төзелеш өлкәсендәге глобаль чакыруларга җавап эзләү өчен үзенчәлекле мөмкинлекләр ача. «Төзелеш комплексы – республика икътисадының төп этәргеч көчләреннән берсе һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүнең мөһим өлеше. Бүген Татарстан торак тапшыру буенча илдә адынгыларның берсе булып тора – ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак сафка баса. Республикада төзелеш эшләре күләме 1 триллион сумнан артып китә. Бу – Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе», – диде Татарстан Рәисе. Ул Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләренә даими игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, беренче БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы чит ил партнерларында зур кызыксыну уятты. Форум эшендә 17 чит ил делегациясе катнаша. «БРИКС илләре вәкилләрен күрүебезгә шатбыз. Барлык бу илләрдә, Россиядәге кебек үк, төзелеш уңайлы һәм имин тормыш мохите өчен җавап бирә. Форумны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстан командасына аерым рәхмәт. Казан – бай тарихлы, кунакчыл һәм халыкара чараларны үткәрә белә торган шәһәр. Катнашучыларның барлык бәяләмәләре дә бары тик уңай», – диде федераль министр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика районнарына 22 коммуналь хуҗалык техникасы тапшырды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 елдан республика шәһәрләре, районнары өчен 789 берәмлек махсус һәм коммуналь техника сатып алынган. Моннан тыш, булган техниканы капиталь ремонтлауга 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, бүген илдә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. «Яңа техника алда торган бурычларны хәл итүгә өстәмә этәргеч бирер, дип ышанам», – диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре