Газетага язылу

«Зәйнәп әбиегездән булыр»: Балтач районында СВОдагыларга ярдәм итәләр

Балтач районының «Балтач нуры» мәчетендәге актив волонтерларның берсе, өлкән яшьтәге Зәйнәп әби үзе киптергән ипиләр салынган һәр савытка шулай дип ике генә юллык хат та язып сала. Икенчесе, әлбәттә, «Исән- сау кайтыгыз, яме!»

«Зәйнәп әбиегездән булыр»: Балтач районында СВОдагыларга ярдәм итәләр
автор фотосы

Таякка таянып кына йөрсә дә, бик җитез, бик актив икән үзе. Хәер, бу мәхәллә өлкәннәренең күбесе СВОдагыларга ярдәм итү дигәндә эшләрен дә, яшьләрен дә оныта. Шушы көннәрдә районның 95 еллык юбилеена багышланган концертта район башлыгы Рамил Нотфуллин аларның хезмәтен күпләргә үрнәк итеп күрсәтеп, рәхмәт хаты тапшырган.

Соңгы елларда барган вакыйгалар күп нәрсәгә үз төзәтмәләрен кертте шул. Башка чак булса, бу концертта күбрәк район ирешкән уңышлар, дәрәҗәле шәхесләр турында сөйләнер иде. Бу юлы исә төп тема хәрби хәрәкәт белән бәйле иде. Залда да СВО ветераннары, волонтерлар, балалары, якыннары яуда булган, һәлак булганнар үзәктә булган. Бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылган.

Гомумән, соңгы елларда уртак ният, уртак максатка әйләнде инде бу тема. Яудагыларга ярдәм дигәндә район халкы бернине дә жәлләми. Соңгы бер атнада гына гуманитар ярдәм белән өченче төркемнең юлга кузгалуы шул хакта сөйли. Активистлар үз куллары белән җыйнап, ремонтлап, үзгәртеп, Урал машинасына кадәр озаткан. Беренче көннән диярлек шушы эштә башлап йөрүче Марат Галәветдиновның республика волонтерлар хәрәкәте конкурсында җиңү яулавы да очраклы түгел. Бу эштә укучы балаларның да актив катнашуы сөендерә. Аларның да сафы арта бара. Шушы көннәрдә районда волонтерлык өлкәсенә зур өлеш керткән мәктәп отрядларын бүләкләгәннәр. Алар да берничә! Ярдәм дигәнең төрле яклап оештырыла. Балтачның нәни артистлары, әнә, хәрби госпитальдә чыгыш ясарга да, райондагы " Наз" тернәкләндерү үзәгендә булырга да өлгерә. Бу көннәрдә алар яңа программа әзерләү белән мәшгуль. Исәпләре - кабат хәрби госпитальдә дәваланучыларны сөендерү. 

Хәрби- патриотик тәрбиянең башка юлларын да онытмый балтачлылар. Нөнәгәр мәктәбендә шушы көннәрдә кайнар ноктада булган авылдашлары белән очрашсалар,  Норма мәктәбендә СВО да хезмәт итүче элекке укучылары белән батырлык дәресе үткәрелгән. Беренче тапкыр паспорт алучы балаларны да хәрби хәрәкәт ветераннары котлаган.

Бу чаралар барысы бер- берсе белән нык бәйләнгән кебек. Ни генә дисәң дә, күпләрдә ниятләр дә, максатлар да уртак. Бер атна эчендә, бер районда үткән бу чаралар гына да шул турыда сөйли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре