Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайлауга ире Римзил һәм оныгы белән килде. Алар Казанның 18 нче мәктәбендә тавыш бирде.
Зилә Вәлиева әйтүенчә, сайлау һәр биш ел саен уздырыла торган табигый әйбер булса, икенче яктан бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. “Бүген үзебез белән бергә оныгыбызны да иярттек. Республикабызның киләчәге бүген без сайлаган депуталар кулында. Безнең тавыш Татарстанның алдагы көннәрендәге үсеше өчен дә мөһим. Алга таба тормыш тыныч булсын, сәнәгать, сәнгать, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек һәм бөтен тармаклар да уңышлы үсеш, тиешле юнәлеш алсын өчен дөрес кануннар кирәк. Шушы кануннарны чыгарлык белгечләр дә кирәк. Бүген мин тавыш биргәндә, шушы бурычларны үтәрдәй кешеләрне сайладым”, – диде ул.
Зилә Вәлиева 18 нче мәктәпнең яңартылган ашханәсен дә күрде. Әлеге эшләр республика Рәисе программасы белән башкарыла, диде ул. “Мәктәп ашханәләрен танып та булмый хәзер. Нинди мәктәп рестораннары барлыкка килде! Без, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, мәктәп ашханәләрен яңарта башладык. Ел саен бу эшкә 1 млрд.сум бүленә”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез