Коткара алмадык! Яман чир белән көрәшүче Энҗе Галиуллина бакыйлыкка күчкән

“Ватаным Татарстан”да күптән түгел яман чир белән көрәшүче Энҗе Галиуллина турында язган идек. Аңа ярдәм итүебезне сорап редакциягә әнисе Роза апа үзе килгән иде.

– Ничек тә баламны яшәтәсе иде. Кайчакта аның тилмерүен күреп, Аллаһы Тәгаләдән, үзең хәерлесен бир, дип сорыйм. Бик авырганда инде безне ташлап китәр дә кебек була. Тырыша, тырмаша ул. Тормышның якасына ябышкан. Бетте дигәндә, күзләрен ача, аякка баса. Яшәүне бик ярата шул. Бер генә теләге бар – яшәү, – дигән иде Роза апа Дәүләтшина.

Энҗе үзе дә мин тереләм дип яшәде. Нинди генә авырлыкларга түзмәде. Шулкадәр авыртуларга да чыдый иде. Әмма бүген күңелсез хәбәр килеп иреште. Энҗе Төркия клиникасында мәңгелеккә күзләрен йомган. Ике сабыен, ире, әти-әнисен, якыннарын калдырып китеп барган.Соңгы сулышын алганда,Энҗенең янында әнисе булган.. Иртәгә аны Татарстанга алып кайталар. Галиуллиннарның Энҗе дәваланган клиникага 4 миллионннан артык сум бурычлары җыелган. Авыр хәлдә калган гаиләгә, бергәләп булышсак иде. Урының оҗмахта булсын, Энҗе! Аның җәсәден иртәгә Татарстанга алып кайтачаклар. Бу хакта әнисе Роза апа хәбәр итте. «Җомга кабергә керә инде, сабыем, Алла теләсә», — ди ул.»

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Получатель: ГАЛИУЛЛИН АЛЬБЕРТ РИНАТОВИЧ

Номер счёта: 40817810762001604907

Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

SWIFT-код: SABRRUMM

Ире Альберт Ринат улы Галиуллин исемендәге 4276 6200 4435 9309 номерлы Саклык банкы һәм 5536 9139 9710 8119 номерлы Тинкофф банкы карталары 89274141589 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Авыру кызын терелтергә теләүче ана: «Йөрәгемне аңа бирер идем»


Фикер өстәү