Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың бакыйлыкка күчүенә кичә 8 ай булды. Бу хакта җырчының дусты, ВКонтакте сәхифәсендәге төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина хәбәр итте.
Ул Эльмираның балалары язмышы өчен борчылган тамашачыларына аларның хәлләре турында бераз язып үткән.
«Бииик куууп сораулар килә, балалары ничек микән? Әнисе ни хәлдә ничек тузә дип. Ире ничек, балалары кем белән… Шул сорауларга, җавап бирергә булдык.
Әнисе нык кайгыра, бик авыр шул үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе энесе һәм киленнәре белән зиратка барып су сибәләр. Дога колып кайталар. Эльмирабызның балалары яшәргә көч бирә.
Ире, исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра, борчыла, ир — хатынсыз, ә балалар — әнисез, өйдә буш, нурсыз инде ӘНИ булмагач.
Балалары әтиләре белән! Кызлары, Диана 9-нчы сыйныфны тәмамлады һәм уку йортына керә алла бирсә.
Уллары Артём 3нче сыйныфка күчә. Аллаһ Тәгалә гаиләсенә сабырлык, тынычлык һәм көч бирсен.
Бик зур кайгыларын уртаклашабыз! Эльмирабызның, карангы гүре якты булсын! Урыны оҗмах түрендә булсын! Әмиин! Бары тик дога гына кирәк хәзер. Эльмира Наиль кызы…» — дип язган Алсу.
Җырчының язылучылары кайгы уртаклашып бик күп комментарийлар калдырганнар.