Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирү кампаниясе башланды. Татарстанда исә Президент сайлавында катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар.
15, 16, 17 мартта барлыгы 3 машина уйнатылачак. Машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Фотоконкурста катнашу шартлары:
1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш.
 2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
 3. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.
 4. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.
Бүген һәм иртәгә җиңүче исеме "ВКонтакте"дагы "Татарстан Алга" төркемендә 21:00 сәгатьтә "туры эфир" вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә "ТНВ" телеканалындагы "туры эфир"да уйнатачаклар.
Тулырак мәгълүмат белән сылтама https://family-tatarstan.ru/elections/?ysclid=ltmsst9w4k946610150 аша танышырга мөмкин.
*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез