Күпләрне шаккаттырып җырчы Ильвина рус телендә "Таю" дип аталган җырын тәкъдим итте.
Алай гына да түгел җыр белән бергә аның клибы да дөнья күрде. Клипның бер өлешен Ильвина социаль челтәрләрендә урнаштырып: "Мин калтырыйм. Дулкынланудан. Яңа баскычка күтәрелдем. Яңа җырны зур дулкынлану белән тәкъдим итәм! Рус телендә беренче җырым. Яңа тәҗрибә. Аның артында зур команда һәм зур хезмәт тора. Минем өчен бу бик дулкынландыргыч көн. Сезнең ярдәмегезне көтәм! Җыр барлык мәйданчыкларда." дип язган ул.
Күпләргә Ильвинаның җыры ошаган. "Күптән кирәк иде!", "Һәрвакыттагыча искиткеч!", "Сез бик матур", "Җырыгыз супер" дип язган язылучылар. Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров, Алинә Шәрипҗанова пост астына хуплый торган смайллар да куйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез