Питрәч районы Кощак авылы янында квадроцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 12 яшьлек яшүсмер үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, квадроцикл белән идарә итүче 15 яшьлек кыз, бер юнәлештә хәрәкәт итүче SKODA автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә яшүсмер кыз авыр тән җәрәхәтләре ала, ә аның 12 яшьлек пассажиры һәлак була. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез