100 яшьлек Маһикамал әби: «Миннән соң да рәхәт яшәсеннәр»

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Маһикамал әби Сафиуллина бу көннәрдә үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә.
90 яше белән котлап килүчеләрне "95 яшьлегемә дә килерсез" дип, 95 яшенә килүчеләрне "100 яшьлегемә дә килерсез" дип чакырып кала ул. Искиткеч көр күңелле, шаян, тапкыр сүзле Маһикамал апа белән 95 яше тулган көннәрдә очрашкан идек. Уйландырды да, сокландырды да ул чакта безне Маһикамал апа.

– Хәзер инде әбиебез күбрәк ятып тора, өй эчендә бик акрын гына йөри. Кайчакта башы бераз чуалып китсә дә, барыбызны да таный, исемләп хәтерли. Белгән догаларын укып, изге теләкләр теләп утыра. Кәефе бар чакта газеталар да укыштыра әле. Әминә апабыз һәм җизнәбез тәрбиясендә бик кадерле әби булып гомер кичерә. 42 ел инде апабыз белән әниле- кызлы кебек, бик аңлашып, матур итеп яшиләр. Безнең Яңгул авылы тарихында әлегә 100 яшькә җиткән бердәнбер һәм беренче кеше кодагый әбиебез, - ди шушы авылда яшәүче Сәлимә Габделхакова.

– Әнидән биш бала калдык, мин ун яшьтә.идем. Бәби тапты да, өч көннән соң үлде. Бер айдан ул бала да үлде. Әниебезнең вафатына кырык көн узгач, әти кабат өйләнде. Нәнә дип үстек без аны. Начар булды дип әйтә алмыйм, әмма әнине сагыну хисе гомер буе йөрәктән китмәде... Сугыш башлангач, барыбыз да иртә олыгайдык, торфына да, окоп казырга да, урман кисәргә дә йөрттеләр... Ачлыкка, сагынуга түзә алмый торфтан качып кайткан өчен дүрт ай кулда да булдым, аннан Горький өлкәсенә ФЗӨгә җибәрделәр.... Анда тимер юлда эшләдек. Сугыш беткәч, күрше авыл егете Габдуллага кияүгә чыктым. Өч айлык бала белән тол калдым, ирем авырып үлеп китте. Сигез айдан балам да үлде. 1948 елда Яңгулдан Габделхакка тормышка чыктым. Бик эшчән, тормыш көтәр өчен бик җайлы кеше булды ул. Икебез дә колхозда эшләдек, мал- туар асрап, тырышып, үз көчебез белән көн күрдек, өйләр салдык... Аның белән 53 ел бик матур яшәдек. Берсеннән- берсе акыллы, эшчән биш бала үстердек. Габделхагымның вафатына 18 ел булды инде, олы кызыбыз Санияне югалтканга да биш ел булды. Бик кадерле, бик хөрмәтле кеше мин. Төп йортта яшәүче Габделфәртем белән киленем Әминәгә аерым рәхмәт. 37 ел бергә яшибез Әминә белән. Яраткан киленем дип кенә йөртәм мин аны. Гомер буе әниле-кызлы кебек яшәдек, миннән соң да рәхәт яшәсеннәр. Башка балаларым, кияү-киленнәрем, онык-оныкчыкларым да бик кадерли. 12 оныгым, 16 оныкчыгым бар минем, - дип сөйләгән иде ул чакта Маһикамал апа.
Бүген инде аның 12 оныгы, 24 оныкчыгы, 3 туруны бар икән.

95 яше тулган көннәрдә Маһикамал апа турында без дә язган идек. Укып карагыз әле. Язма авторын да йөз яшьлегенә чакырган иде дә, кызганычка, белми калдым...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучылар елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында 0 лет Победы

Көн хәбәре