«Йөз яшьлегемә дә килерсең яме, улым…»

Адәм баласында оптимизм дигәнең дә, уен-көлкене аңлау да яшькә-картка карамый. Йә бар, йә юк ул. Кешеләр белән күбрәк аралашкан саен, моның шулай булуына ныграк ышанасың. Тормышта һәр нәрсәдән зарланучы яшьләрне дә, киресенчә, чама хисен белеп, шаярта,  бөтенесенә шөкрана кылып яшәүче өлкәннәрне дә шактый күрергә туры килде. Күптән түгел күрше Яңгул авылында яшәүче, соклангыч ак әбиләребезнең берсе Маһикамал апа Сафиуллина белән очрашырга туры килде.

– Менә тагын сезне котларга килдем әле, – дип, залга үткән район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗановны ул: «Хәтерлим, хәтерлим, 90 яшьлегем белән дә котлап килгән идең. Йөз яшьлегемә дә килерсең яме, улым», – дип шау-гөр килеп каршы алды.

Кайсы гына яктан карасаң да, «Сөбханаллаһ!» дип әйтерлек аңа. Сокланырлык тормыш юлы, сабырлыгы, һәр нәрсәгә шөкер итә белүе; бик сирәкләргә генә насыйп булган 95 яшьлек юбилеенда да әле сәламәт акылы, матур сөйләме, хәтере; балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыкларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәве; үткәнендә бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, күңел көрлеген саклавы – болар барысы да юбилее белән котларга килгән һәркемне кат-кат сокланырга мәҗбүр итте.

Дөрес, үткәне турында сөйли башлагач, әле генә елмаеп-балкып торган йөзен моңсулык та биләп алды, күзләренә яшь тә мөлдерәп тулды…

– Авырлыгын да, югалтуларын да күп күрдек, шөкер, – дип башлады ул үзенең гыйбрәт тулы истәлекләрен. – Тумышым белән Иске Салавычтан мин. Әнидән биш бала калдык, мин ун яшьтә идем. Бәби тапты да өч көннән соң үлде. Бер айдан ул бала да үлде. Әниебезнең вафатыннан кырык көн узгач, әти кабат өйләнде. «Нәнә» дип үстек без аны. Начар булды дип әйтә алмыйм, әмма әнине сагыну хисе гомер буе йөрәктән китмәде… Сугыш башлангач, барыбыз да иртә олыгайдык, торфына да, окоп казырга да, урман кисәргә дә йөрттеләр… Ачлыкка, сагынуга түзә алмый торфтан качып кайткан өчен дүрт ай кулда да булдым, аннан Горький өлкәсенә ФЗӨгә җибәрделәр… Анда тимер юлда эшләдек. Сугыш беткәч, Яңа Салавыч егете Габдуллага кияүгә чыктым. Өч айлык бала белән калдым, ирем авырып үлеп китте. 8 айдан балам да үлде. 1948 елда Яңгулдан Габделхакка тормышка чыктым. Бик эшчән, тормыш көтәр өчен бик җайлы кеше булды ул. Икебез дә колхозда эшләдек, мал-туар асрап, тырышып, үз көчебез белән көн күрдек, өйләр салдык… Аның белән 53 ел бик матур яшәдек. Берсеннән-берсе акыллы, эшчән биш бала үстердек.  Габделхагымның вафатына 18 ел булды инде, олы кызыбыз Санияне югалтканга да – биш ел. Әнә аның ире – киявем Нәкыйп Чаллыдан кадәр мине хөрмәтләп, котларга дип кайткан. Бик кадерле, бик хөрмәтле кеше мин. Төп йортта яшәүче Габделфәртем белән киленем Әминәгә аерым рәхмәт. 37 ел бергә яшибез Әминә белән. Яраткан киленем дип кенә йөртәм мин аны. Мең рәхмәт, гомер буе әниле-кызлы кебек яшәдек. Миннән соң да рәхәттә яшәсеннәр. Башка балаларым, кияү-киленнәрем, онык-оныкчыкларым да бик кадерли. 12 оныгым, 16 оныкчыгым бар. Һәркайсы «әби» дип өзелеп тора. Шөкер, әле бер туганым – Казанда яшәүче Бибигайшә сеңлем исән-сау. 85ен тутырды, телефоннан сөйләшеп торабыз, бәйрәмем белән дә котлады инде. Сәламәтлегемә бик шөкер, инде төпчек балама – 58 яшь бит… Кызым Нуриянең сәламәтлеге иртә бетте, коляскага калганына бик борчылам. Әмма аның да килененнән бик бәхете булды, дип тагын шөкер итәм. Улы Рәнис гаиләсе белән бергә яшиләр. Альбинабыз бик миһербанлы, шәфкатьле булып чыкты. Нуриямне бик карыйлар, тәрбиялиләр – Аллаһының рәхмәте булсын үзләренә. Бүген тормышлар бик рәхәт бит, менә шуңа күрә килгән берсен: «Йөз яшьлегемә дә килерсез», – дип чакырып утырам…

Бу кунакчыл йорттан киткәндә, без дә тагын биш елдан очрашырга дип хушлаштык…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү