Өлкәннәр ялгыз түгел: алар өчен “кайнар линия” телефоннары эшли

Республикада ялгыз өлкәннәр өчен “кайнар линия” телефоннары эшләвен дәвам итә. Алар районнардагы социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләрендә оешты.

– 65 яшьне узган ялгыз яшәүче өлкәннәргә узган атна азагында азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү өчен үзәкләр эшли башлады. Республикада андый әби-бабайлар саны 115 меңнән артык, дип белдерә – Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Аларның 12 меңнән артыгы төрле авырулар аркасында өйдән чыгып йөри алмый һәм социаль хезмәткәрләр кайгыртуында яши. Калган йөз меңнән артыгы актив тормыш алып бара һәм башкалар ярдәменә мохтаҗ түгел.

Бүгенге хәвефле вазгыятьтә аларның да сәламәтлегенә куркыныч яный. Шуңа күрә урамга чыгып йөрмәүләре хәерлерәк. Алар ихтыяҗын үтәү өчен колл-үзәк телефоннары оешты. Ул номерга олы кеше үзе яки мохтаҗ кеше турында танышы шалтыратып әйтә ала. Алар сораган азык-төлекне һәм даруларны өйләренә китереп бирәчәкләр. Ул эштә волонтерлар һәм өлкәннәр хезмәт куйган оешмалардагы профсоюзлар федерациясе дә булышачак. Бу көннәрдә авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булсын иде, бәлки янәшәләрендә генә ялгыз әби-бабай яшәп ятадыр һәм башкалар булышуына мохтаҗдыр. Аларны читтә калдырмасагыз иде.

Министр өлкәннәргә дә мөрәҗәгать итеп, урамга чыгып йөрмәүләрен сорады. “Бу көннәрдә сездән өйдә утыру сорала. Өстәмә түләүләр буенча да кайгырасы түгел, алар автомат рәвештә күчереләчәк”, – диде ул. Азык-төлек җыелмасын бер-ике көнгә генә түгел, ике атналык итеп кайтартып куярга мөмкин. Халык фронты штабы волонтерлары торак-коммуналь хезмәте өчен түләүләрдә дә ярдәм итәчәк.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бердәм телефон номеры – 8 (843) 598 35 98. Татарстанның Халык фронты штабы гомумроссия кайнар линия телефоны – 8-800-200-34-11. Бу нисбәттән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең дә бердәм телефон номеры ( 8 (843) 238-10-00) шалтыратулар кабул итә.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү