Газетага язылу

«Абилимпикс» чемпионаты – горурлык хисләре уята торган ярыш

Яңа мөмкинлекләр бирә торган ярыш. Узган ел “Абилимпикс” чемпионатында катнашкан 8 ир-ат бәйгедән соң эш урыны тапкан. Бу хакта “Казан-Экспо”да узган ачылыш тантанасында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе урынбасары Алена Гаврилова сөйләде.

«Абилимпикс» чемпионаты – горурлык хисләре уята торган ярыш
https://tatarstan.ru/

– Узган ел ярышларда катнашкан егетләрнең 85 проценты эшкә урнашты. Безнең бурыч – тагын күбрәк ир-егетләрне бу чемпионатка тарту. “Абилимпикс”та төрле темалар буенча сөйләшүләр булачак. Үз эшеңне башлау темасы да яктыртылачак. Соңгы елларда СВО ветераннары арасында бизнесны сайлаучыларның артуын күзәтәбез, – ди ул. – Чемпионатта катнашырга теләүчеләр шактый. Быел 1 меңнән артык кеше теләк белдерде. Киләсе елларда бу сан икеләтә артыр дип уйлыйбыз. Махсус хәрби операциядән кайтучыларны энергетика һәм транспорт тармагына җәлеп итәбез. Егетләр арасында бер аягында протез булып та автобус йөртүче кеше бар. СВО ветераннарына  IT юнәлеш буенча да эшкә урнашу мөмкинлеге бар.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева СВО ветераннары белән аралашу рух ныклыгын бирә, ди.

– Россиянең төрле төбәгеннән килгән көчле рухлы ир-егетләрне бер залда күреп күңелдә горурлык хисләре туа. Алар – тормышта зур авырлыкларны җиңә алган кешеләр. Егетләр ярышлар алдыннан дулкынланалар һәм һәр җиңүләренә сөенәләр. Тагын шунысы бар: алар бер-берләренә терәк була беләләр, – ди ул. – Чемпионат тәмамланыр вакыт җиткәч, бераз моңсу да була әле. Иң мөһиме – бәйгедә катнашучылар ялгыз түгел. Аларга кадерле кешеләре – хатыннары, әниләре, туганнары көч биреп тора. Һәр командага уңышлар теләп калам.

Буа егете Илмар Галимов “Электр җиһазларын сүтеп-җыю” компетенциясендә катнаша.

– “Алга” батальонында хезмәт иттем.  2025 елда яраландым, бер аягымны югалттым. Бик авыр вакытларда “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан бүлеге ярдәмгә килде. Башта миңа булыштылар, хәзер үзем районда социаль координатор булып эшлим. Анда булып кайткач, егетләр белән уртак тел табу җиңел. Тернәкләндерү, дәвалану чорларын узганга, тәҗрибәмә таянып, башкаларның да проблемаларны  чишәргә ярдәм итәм, – ди ул.

 Арча районының Югары Бирәзә авылы егете 25 яшьлек Фидаил Габдрахманов өлешчә мобилизация башлануга повестка ала.

– 2025 елда мина астында калдым. Бер аягымны югалттым. Әмма күңелемне төшермим, протез белән йөри алганыма сөенәм. СВО минем тышкы кыяфәтемне генә түгел, күңелемне дә үзгәртте. Вакытыннан алда олыгаеп киттем, – ди ул. – “Абилимпикс”та “Эретеп ябыштыручы” юнәлешендә көч сыначакмын. Беренче генә катнашуым әле. Армиядән кайткач, бер оешмада эретеп ябыштыручы булып эшләгән идем. Өлешчә мобилизациягә киткәч тә эш урынымны саклап тордылар. Тернәкләнгәч, шунда ук урнаштым. Бу эштә тәҗрибәм зур.

Туладан килгән Александр Ли да чемпионатта беренче генә катнаша.

– Узган елның июнендә яраландым. Үземнең социаль координаторым белән сөйләшкәч,  ул бу ярыш хакында әйтте. Үземне сынап карарга булдым, – ди ул.

 Херсон өлкәсеннән килгән Айбәк Рәимкуловның әнисе Казан кызы булган. Татарчага да әнисе өйрәткән.

– 2022 елда контракт төзеп СВОга киттем. 2025 елда сәламәтлегем какшагач кайтардылар, – ди ул. – “Штукатур-маляр” компетенциясендә көчемне сынарга җыенам. Төбәктә узган ярышлардан уздым да, Казанга килдем. Бераз дулкынлансам да, җиңүгә өметем зурдан.

Абилимпикс” чемпионаты 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 600 дән артык катнашучы 21 төп һәм 7 демонстратив компетенциядә көч сынашачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре